Фәрит Мөхәммәтшин: «Коррупциягә каршы аңны балачактан ук сеңдерергә кирәк»

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган әһәмиятле социаль дискуссия бүген Казан IT-паркында булып узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Республикада коррупциягә каршы сәясәтне үтәү проблемалары турында сөйләшү яңа форматта – “түгәрәк өстәл” рәвешендә узды. Сөйләшүдә Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча дәүләт хакимияте органнарының территориаль структуралары җитәкчеләре, сәяси партияләр, иҗтимагый һәм дини, яшьләр берләшмәләре вәкилләре, профсоюз оешмалары лидерлары, республика муниципаль районнары башлыклары, вуз ректорлары, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, белем бирү һәм медицина учреждениеләре җитәкчеләре, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре катнашты. Дискуссиянең модераторы буларак “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов чыгыш ясады.

“Түгәрәк өстәл”не ачып, Татарстан парламенты башлыгы күп көч куелуга карамастан, коррупциягә каршы көрәштә әле зур нәтиҗәләргә ирешелмәве турында билгеләп узды, - “моның белән бер генә дәүләт тә, төбәк яки муниципалитет та, бер генә өлкә яки яшәеш тармагы да мактана алмый”.

Фәрит Мөхәммәтшин 2014 елның көз ае башында Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында халык арасында коррупциягә каршы мәдәниятне формалаштыру кирәклегенә басым ясалуы турында әйтте. Әлеге процесста  коррупцияле фикер йөртү һәм тәртип моделе тирәли иҗтимагый көтеп тора алмаулык атмосферасын булдыру актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора, шул ук вакытта мәдәни, рухи-әхлакый ориентирларны һәм чикләүләрне тәрбияләү мәсьәләсе дә әһәмиятле. “Мондый этик нормаларны балачактан ук формалаштырырга һәм үстерергә кирәк”, – дип саный Дәүләт Советы Рәисе.

Чарада катнашучыларга Татарстанда коррупциягә каршы көрәшкә багышланган, нигездә ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе эшчәнлеге турында фильм күрсәтелде.

”Түгәрәк өстәл” артындагы сөйләшү дәүләт сатып алулары системасының үтәкүренмәлелеге турында фикер алышудан башланып китте. Үз хәле турында катнашучыларга “Казан лифт төзү заводы” ҖЧҖ генераль директоры Нияз Галиев сөйләде. Ул сөйләгәннәрдән аңлашылганча, республикада капиталь ремонт программасын үтәү өчен кирәкле булган лифтларның зур партиясен сатып алуга тендерны моның өчен җитәрлек техник мөмкинлекләре булмаган фирма откан, шул ук вакытта югары бәя дә тәкъдим иткән. Моңа җавап итеп, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкиле предприятиенең дәүләт шартнамәсен төзүгә хокукны ота алмавын заказларының күп булуы белән аңлатты, ул кирәкле лифтларны тиешле вакытка җитештереп өлгерә алмаган булыр иде, диде.

Алга таба эшмәкәрлеккә булышу темасы калыкты, аның буенча бизнесның төрле өлкәләрендәге вәкилләр үз фикерләрен әйтеп калырга ашыкты. Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясен җитәкләүче  Камияр Байтемиров субсидияләрнең еш кына муниципаль түрәләргә “якын” торган затларга яки язышулар белән генә шөгыльләнүчеләргә эләгүен, әлеге проблемаларны бары тик субсидияләүнең ачык механизмын төзү юлы аша гына хәл итеп булганлыгын билгеләп узды. Үз чиратында ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгындагы дәүләт кредит субсидияләренең кредит алырга һәм аларны түләү мөмкинлеге булган фермерларга гына түләнүен, мондый субсидияләрнең күләме 80 процент булуы турында әйтте.

Чарада шулай ук лизинг-грантларны бирү механизмнарын камилләштерү, эшмәкәрләрнең проектларын икътисади нигезләүне көчәйтү, предприятиеләр-алучылар тарафыннан әлеге грантлар белән эш итүне тикшереп тору-ревизия ясау идарәсен булдыру, әлеге компанияләрнең салымнарны түләвенә контроль урнаштыру кирәклеге һ.б. турында тәкъдимнәр яңгырады.

“Түгәрәк өстәл”дә “Инвалидларны тернәкләндерү” ҖЧҖ директоры җитди проблема күтәрде, ул дәүләт сатып алулары системасы нигезендәге “арзанрак булган саен яхшырак” алымының Татарстан инвалидлары белән явыз уен уйнавы турында сөйләде. Эшмәкәр сүзләренә караганда, протезларны китерүгә конкурсларның зур өлешен “Экспоторг” ҖЧҖ откан, ул элек инвалидлар проблемасыннан ерак торган бизнес төрләре белән шөгыльләнгән – кыйммәтле металлар, җиһазлар, очу аппаратлары һ.б. белән сату иткән, шул сәбәпле аз хәрәкәтләнүче гражданнарның ихтыяҗлары турында уйлау мөмкинлеге булмаган. Дискуссиядә чыгыш ясаучының сүзләренә карата ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова үз фикерен белдереп узды, ул мондый сатып алуларны финанслауның федераль акчалар хисабына гамәлгә ашырылуын билгеләде, ләкин, әлеге акчалар тулы күләмдә күчми, шуңа күрә “янга калдыру” файдасына сайларга туры килә, диде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, чыннан да, әлеге теманың җитди булуын билгеләп узды һәм Владимир Суворовка чыгышы өчен рәхмәтен белдерде, аның сөйләгәннәре Татарстанның закон актлары чыгару инициативасы нигезенә салынырга мөмкин.

Бүгенге дискуссиянең тагын бер юнәлеше белем бирү системасы проблемаларына багышланды, нигездә, соңгы вакытта республикада аеруча җитди торган мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында акча җыюларга кагылды. Шул ук исемдәге инициативалы гражданнар төркеме рәисе Екатерина Матвеева хәтта “2010-2015 елларга ТР мәгарифен үстерү стратегияләре” кебек программаларның да “көнкүреш коррупциясе” дип аталучы хәлне китереп чыгару мөмкинлеге булу турында фикерен җиткерде, чөнки алар модернизацияләнергә тиешле барлык уку процесслары атрибутлары спектрларын колачлый – компьютерларны алмаштырган җирдә яңа парталар юк һ.б. Бу фикер Фәрит Мөхәммәтшинда сорау тудырды: бу хәл коррупциягә ни рәвешле бәйле, әгәр директор акчаны максатчан файдаланса монда коррупциоген вәзгыять катнашмалары юк бит? Залда утыручылар арасыннан темага карата төрле фикерләр ирештерелде. Нигездә, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков “яшәеш күпкырлы һәм аны аклы-каралы төсләр белән генә ясарга ярамый” дип билгеләде, ул “ата-аналарның балалар бакчасы яки мәктәп өчен кирәкле булган кайбер әйберләрне сатып алуында бернинди дә хурлыклы нәрсә булмавы” фикерен җиткерде.

Бүгенге аралашу барышында республиканың Tatarstan.ru рәсми порталындагы “ноу-хау” - “Халык контроле” электрон мәйданы системасының коррупциягә каршы көрәштә Татарстанның иң мөһим коралына әйләнүе турында берничә тапкыр ассызыкланды. Ул 2012 елның апрелендә эшли башлады һәм аның ярдәмендә инде 31 меңнән артык мөрәҗәгать карап тикшерелгән, аларның 70%ы уңай хәл ителгән. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә эшләре буенча министры Роман Шәйхетдинов, “түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясап, якын киләчәктә системада гражданнарның мөрәҗәгатьләре өчен яңа – “коррупция” бүлеге барлыкка киләчәк, дип әйтте, анда һәркем теге яки бу проблема буенча шикаятен калдыра алачак. Эшләп чыгаручылар ышандырганча, гражданнар урнаштыра алачак видеомөрәҗәгатьләрне бетерү мөмкин булмаячак, чөнки аларның һәркайсына үз номеры биреләчәк.

“Түгәрәк өстәл”гә йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин бүген яңгыраган тәкъдимнәрнең игътибарсыз калмавын искәртте, ә аерым идеяләр алга таба закон акты чыгару эшенең предметы булырга мөмкин, дип әйтте.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, республикада коррупциягә каршы көрәш сәясәте төрле-төрле фронтлар буйлап җәелдерелгән. Татарстан Коррупциягә каршы сәясәтнең тулы стратегиясе һәм “Коррупциягә каршы тору турында” база Законы кабул ителгән РФ субъектларының берсе булды, монда 2012-2014 елларга комплекслы коррупциягә каршы программа үтәлә, июльдә ТР Хөкүмәте тарафыннан 2015-2020 елларга Дәүләт коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру программасы расланды.  Ул төрле-төрле чараларны үз эченә ала – бу закон проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү дә, хокук кабул итү тәҗрибәсен мониторинглау да, телетапшырулар һәм басма продукция чыгарулар да, балалар һәм яшьләр белән эшләү дә һ.б.


ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International