Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында төзелештә тиешле сыйфатны тәэмин итү һәм Татарстан Республикасының төзелеш базарында сертификацияләнгән лабораторияләрнең һәм сынау үзәкләренең ролен арттыру мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды.
Киңәшмәдә дәүләт заказчылары, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге, эре төзелеш-монтаж оешмаларының һәм сертификацияләнгән лабораторияләрнең һәм сынау үзәкләренең вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә ТР ДТК инспекциясе исеменнән Экспертизаларны, тикшеренүләрне һәм сынауларны үткәрүне күзәтү буенча территориаль орган җитәкчесе Роман Вадимович Бәширов катнашты.
ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте, ТР ДТКИ матбугат хезмәте