Киләсе елда нәни татарстанлылар өчен балалар бакчаларында 12 мең тирәсе урын булдыру күздә тотыла

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Быел Татарстанда социаль-әһәмиятле объектларны төзү һәм үзгәртеп кору буенча күрсәткечләр сизелерлек күтәрелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып узган брифинг барышында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.

2011 елда республикада балалар бакчаларын төзү һәм үзгәртеп кору буенча киң күләмле “Бәләкәч” (“Малыш”) программасы башланды. Барлыгы 11 850 урын булдырылды.

Гомуми 3 млрд 220 мең сумлык бюджет акчасына программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республикада түбәндәгеләр төзелде:

·         5210 урынлы 29 яңа балалар бакчасы,

·        элегрәк профиле үзгәртелгән  2115 урынлы 18 балалар бакчасы кайтарылды.

·         гамәлдәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 2520 урынга 126 өстәмә төркем булдырылды.

·         мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив рәвешләрен кертү хисабына 2005 урын булдырылды.

Республиканың эре шәһәрләрендә 23 объект (4270 урын) файдалануга тапшырылды: Казан – 20 объект; Чаллы – 1 объект; Түбән Кама – 1 объект; Әлмәт – 1 объект.

Җәмгысе 2011 елдан башлап 2014 елга кадәр 429 балалар бакчасында 29 807 яңа урын булдырылды. 113 балалар бакчасы төзелде, 87 учрежденигә капиталь ремонт ясалды, 219ында 4000 артык урынга өстәмә төркемнәр булдырылды.

Киләсе 2015 елда 127 балалар бакчасында 11 905 урын булдыру күздә тотыла. 10 180 урынга 73 МБУ төзү планлаштырыла, 16 балалар бакчасында 900 урын барлыкка киләчәк, аларга капиталь ремонт ясалачак. 38 балалар бакчасында 825 урынга өстәмә төркемнәр булдырылачак.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан ТР гомумбелем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасы алып барыла. Ул 2012-2016 елларга хисапланган, Татарстан Республикасы акчасына финанслана. Ел саен программаны үтәү өчен 2,5 млрд сум күләмендә финанс чаралары бүлеп бирелә.

Капиталь ремонт программасы 8 төрле эшне үз эченә ала: түбә ремонты; тәрәзәләрне алмаштыру; ишек блокларын алмаштыру; керү төркемнәрен алмаштыру; инженерлык челтәрләрен алмаштыру; санитар узелларын ремонтлау; бина тирәли урнашкан яңгыр суларыннан саклагычларны ремонтлау; фасад ремонтлау.

Программага 1981 елда һәм аннан алдарак файдалануга тапшырылган мәктәпләр кертелә. Капиталь ремонт программасына кертелгән гомуми мәктәпләр саны  – 787, коррекцион мәктәпләр – 43.

Әлеге программа кысаларында ремонтланды:

2012 елда – 45 муниципаль берәмлектә 165 гомумбелем, 5 махсус (коррекцион) мәктәп

2013 елда – муниципаль берәмлекләрдә 160 гомумбелем, 7 махсус (коррекцион) мәктәп

2014 елда 45 муниципаль берәмлектә 151 гомумбелем бирү мәктәбе  һәм 8 махсус коррекцион мәктәп.

2015 елда 45 муниципаль берәмлектә 119 гомумбелем, 10 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында һәм 7 махсус (коррекцион) мәктәптә капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Мәктәпләр төзү программасы кысаларында 2001 елдан алып 2015 елга кадәр, аның заказчысы ТР Главинвестрой булып тора, 15 объект торгызу буенча эш башкарылган. 2014 елда эшләр 4 объектта үткәрелгән: Яшел Үзән районының Ореховка поселыгындагы төзелеп бетмәгән мәктәп белән балалар бакчасы химия фәнен тирәнтен өйрәнүле махсуслаштырылган лицей-интернат итеп үзгәртелгән, Кайбыч муниципаль районында Олы Кайбыч авылы мәктәбенә реконструкция ясалган, Аксубай муниципаль районында Түбән Татар Майнасы авылында балалар бакчасы белән мәктәп төзелде, Менделеевск шәһәренең Бурмистров урамындагы 1 нче санлы мәктәпкә янкорма төзү эшләре үткәрелде.

 

ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International