БМО инициативасы буенча 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә (International Day Against Corruption).
Бу көнне 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә Югары дәрәҗәле сәяси конференциядә БМОның коррупциягә каршы Конвенциясе имза салу өчен ачыла, ул БМО Генераль ассамблеясы тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителгән. Документ аны имзалаган дәүләтләргә ришвәтләрне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупция керемнәреннән файдалануны җинаять дип игълан итүне йөкли.
Конвенция нигезләмәләренең берсе буенча, коррупция нәтиҗәсендә кергән акчаларны кайсы илдән килгән булса, шунда кайтарып бирергә кирәк.
2003 елгы Конвенция — мондый төрдәге беренче документ. Ул барлык структуралардагы коррупция күренешләре илкүләм иминлеккә зыян китерә торган илләр өчен аеруча әһәмиятле.
БМО Генераль сәркатибенең махсус вәкиле Ханс Корелл, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен гамәлгә кую турында карарны игълан итеп, конференциягә 100дән артык илдән җыелган вәкилләрне Конвенцияне имзаларга чакыра. Ул “илләрнең үсешенә зыян китерүче һәм хокукый дәүләтнең демократиясенә һәм режимына зыян белән янаучы” коррупциягә каршы көрәштә әһәмиятле халыкара инструментка әверелергә тиеш. Россия беренчеләрдән булып әлеге Конвенцияне имзалый. Форумда чыгыш ясаганда РФ чит ил эшләре министры урынбасары, Россия делегациясе башлыгы Алексей Мешков билгеләп узганча: “Россия коррупциягә каршы компромиссларсыз көрәшә һәм коррупциягә каршы фронтта барлык дәүләтләр һәм тиешле халыкара оешмалар белән конструктив рәвештә үзара бәйләнештә торырга әзер”.
Бу көнне күпчелек илләрдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган демонстрацияләр, очрашулар, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар үтә.
Бүген 15:00 сәгатьтә ТР ДТК инспекциясендә Инспекция каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең видеоконференция рәвешендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган утырышы узачак.
БМО сайты материаллары буенча
ТР ДТКИ матбугат хезмәте