2015 елда Татарстанда 73 яңа балалар бакчасын төзү планлаштырыла

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

ТР мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов балалар бакчасын төзү буенча өч еллык программа кысаларында 2016 елга 3 яшьтән узган барлык балалар да мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урыннар белән тәэмин ителергә тиеш, дип белдерде.

“2015 елда 6,7 миллиард сумга балалар бакчасы төзү планлаштырыла, аның 4 миллиард сумы – республика бюджетыннан, 2,5 миллиард сумы – федераль бюджеттан. Киләсе елда 73 яңа балалар бакчасы төзеләчәк, шул исәптән 20се – Казанда”, – дип сөйләде ул.

Фәттахов искә төшереп узганча, узган елда Татарстанда 6,2 меңнән артык урын булдырылган, быел бу күрсәткеч – 10,4 мең урын. 2014 елда республика буенча 56 яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын мультимедия җайланмалары белән тәэмин итүгә 200 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте. 


business
-gazeta.ru, kazanfirst.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International