Россиянең Төзелеш министрлыгы, бюджет акчаларын катнаштырып, төзелештә объектларның бердәм техник заказчысын булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләячәк. Бу хакта 4 декабрьдә Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень төзелештә бердәм техник заказчы системасын төзү тәкъдиме өлешендә ил Президенты Владимир Путинның Юлламасына карата фикерен белдерде.
Михаил Мень ассызыклаганча, ведомство Россия Хөкүмәтендә сөйләшү өчен дәүләт башлыгы тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне эшләү эшенә керешкән инде. “Бу бик тә дөрес карар, ул дәүләт акчасын сизелерлек янга калдырырга һәм бер үк үрнәктәге проектларның бәядәге аермалыгын чикләргә мөмкинлек бирәчәк. Тәкъдимне үтәү эшенә, барлык фикерләрне исәпкә алып, барлык мөмкин булган күчеш этапларын эшләп, без бик сакчыл караячакбыз”, - дип ассызыклады Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Ул билгеләп узганча, мондый бердәм заказчы системасы Татарстан Республикасында, Калуга өлкәсендә һәм кайбер РФ субъектларында инде гамәлгә ашырыла икән. “Әлеге төбәкләрдә бу системасы инде нәтиҗәле эшләп килә, һәм алар гражданлык объектларын төзүгә киткән чыгымнарның 10-20%ка кимүе сизелә. Без бу тәҗрибәне бик зур игътибар белән анализлаячакбыз. Эш башлар алдыннан тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру өчен пилот проектларын сайлаячакбыз”, - дип сөйләде Михаил Мень.
Аның сүзләренә караганда, төзелештә бердәм заказчы системасы дәүләт акчасын янга калдырып кына калмыйча, типлаштырылган проектларны җиңелрәк кабул итәргә һәм кабат кулланыла торган проектларны кулланылышка кертергә мөмкинлек бирәчәк. “Моннан тыш, бердәм заказчыны мондый күпләгән оешмаларга караганда контрольдә тотуы да күпкә җиңелрәк. Сыйфатсыз төзелеш эшләрендә бары тик подрядчыларны гына гаепләргә күнегелгән, ләкин проблемаларның асылы нәкъ менә заказчылар өлкәсенә барып тоташа”, - диде министр.
Михаил Мень аеруча ассызыклап узганча, ведомство мәсьәләне һәрьяклап өйрәнәчәк, шул исәптән шушындый системаны төзегәндә барлыкка килергә мөмкин булган проблемалы урыннарга да игътибар итәчәк.
Россиянең Төзелеш министрлыгы