Татарстан, 19 ноябрь, «АиФ-Казань». 2014 елның 10 аенда Татарстанда 722 коррупция күренеше ачыкланган. Аның 615се – дәүләт хакимиятенә каршы җинаятьләр. Шул ук вакытта полиция хезмәткәрләре ришвәтчелекнең 229 очрагын ачыклаган, аларның 18е – зур күләмдә. Ришвәтләрнең гомуми суммасы 20 миллион сумга җиткән.
Ә менә Татарстандагы ришвәтнең уртача күләме 3,5 тапкырдан күбрәк арткан. Әгәр элек ул 14 меңнән 24 мең сум арасында булса, быел 89 мең дәрәҗәсенә җиткән.
— Ришвәтнең уртача күләме җинаять эшләре кузгатылган ришвәтләрнең суммаларыннан чыгып билгеләнә, – ди ТР буенча ЭЭМ Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге башлыгы Ринат Акчурин. — Әгәр элеккеге елларда мондый җинаятьләрнең күпчелеге укытучылар һәм табиблар арасында ачыкланып, аларның күләме 500 сумнан башлап 1500 сум күләмендә булган булса, быел юнәлешләр бераз үзгәргән. Ришвәтчелек өчен җаваплылыкка тартылучыларның күпчелеге – муниципалитетлардагы түрәләр. Аларның кабинетларында ришвәтләрне зур күләмдә алалар. Шуңа күрә ришвәтнең уртача күләме арткан да инде. Ә шул ук вакытта ришвәтчелекнең ачыкланган очраклары бер ел эчендә 11 процентка кимегән. Бу шулай ук ТР буенча ЭЭМ шәхси составының укытучылар һәм табиблар арасындагы вак ришвәтләрнең таралган очраклары белән чагыштырганда резонанслырак җинаятьләргә юнәлдерелүе белән дә бәйле.
Хәер, Ринат Касыйм улы искәртеп узганча, ТР буенча ЭЭМ вак эшләрне дә игътибардан читтә калдырмаска тырышалар. Әйтик, узган елда Татарстандагы бер табиб белешмә биргән өчен 1000 сум күләмендә ришвәт алган. Баксаң бу һәм башка хастаханәләрдәге медицина хезмәткәрләре, мисал өчен, стационардан читтә чегәннең баласы туу турында белешмәләр биргәннәр.Мондый белешмәләр ярдәмендә хатын-кызлар ЗАГСтан балалар туу турында таныклыклар алганнар, соңыннан ана капиталына гариза тапшырганнар. 2013 елдан башлап ТРда шундый 58 очрак ачыкланган. Дәүләткә китерелгән гомуми зыян күләме 30 миллион сум тәшкил итә.
news.mail.ru