РФ нең 11 төбәгендә торакларны бозып төзиләр

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Россиянең 11 төбәгендә төзелеш кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуларны ачыклаганнар, дип хәбәр итә “Интерфакс” МА РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Меньга сылтама ясап.

Тузган һәм аварияле тораклардан гражданнарны күчерү буенча федераль программа кысаларында торгызылучы йортлар турында сүз бара. Бозулар белән төзелүче йортлар, министр сүзләре буенча, махсус реестрга кертеләчәк.

«Гомумроссия халык фронтының эшче төркеменең киңәйтелгән утырышы нәтиҗәсендә махсус реестр булдыру карарына килгән булганнар, әлеге реестрга төзелеш нормаларын бозып төзелгән йортлар кертелә», - диде Мень.

Аның сүзләренә караганда, Быел июльдән башлап ноябрьгә кадәр реестрга инде 11 төбәк кертелгән – Иркутск, Брянск, Смоленск, Кострома, Мәскәү һәм Вологодск өлкәләре, Тыва Республикасы, Башкортостан һәм Карелия, Еврей автономияле өлкәсе, Алтай крае.

Тагын 8 субъект буенча, алар да әлеге реестрга эләгергә мөмкин, тикшерүләр үткәрелә. «Кара исемлек»тә Вологодоск, Новосибирск, Тверь, Пенза, Төмән, Свердлау һәм Самара өлкәләрендәге, шулай ук Ставрополь краендагы төзелеш объектлары да эләгергә мөмкин.


irn.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International