ТР Төзелеш министрлыгында төзелеш өлкәсендәге инновацион проектлар буенча түгәрәк өстәл узды

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында “Төзелеш тармагында инновацион проектлар, шикәр заводларының һәм КБК сәнәгать калдыкларыннан төзелеш материаллары ясау, әйләнә-тирә мохитне саклау” темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлнең максаты төзелеш тармагындагы инновация проектларының гамәлдә нәтиҗәлелеге турында сөйләшү иде.

Түгәрәк өстәл эшендә Экология министрлыгы, ТР Төзүчеләр берлеге, ТР Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы идарәсе, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе, ТР ССП вәкилләре, һәм шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

ГИПРОНИИАВИАПРОМ Казан институтының фән буенча генераль директор урынбасары А.Н. Коршунов “Зур панельле йорт төзелешенең инновацион универсаль системасы” һәм  «Киләчәктә төзелеш материалларын ясап шикәр заводларының һәм КБК калдыкларын эшкәртү» темаларына чыгыш ясады.

Чыгышларны тәмамлаганнан соң түгәрәк өстәлдә катнашучылар тәкъдим ителүче проектларның файдалылыгын һәм аларны күчемсез милек объектларын төзегәндә кулланып булу турында сөйләштеләр, бәяләрен бирделәр.


ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International