Россиянең Төзелеш министрлыгында 10 ноябрьдә булып узган һәм кешеләрне аварияле торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыруның аралык нәтиҗәләрен ясауга багышланган селектор киңәшмәсендә РФ төзелеш һәм торак-коммуналь министры Михаил Мень Россиянең артта калган 11 төбәген атады. Ул графиктан калышуны киметү һәм киләсе ел башына кадәр программаны үтәү өчен чаралар күрүне таләп итеп куйды.
Россиянең Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, ел азагына кадәр 211 меңнән артык кешене күчерергә кирәк. «Тулаем алганда, программа актив рәвештә гамәлгә ашырыла, әмма “икеле алучы” төбәкләр дә юк түгел. Бигрәк тә 11 субъектта – Тверь, Иваново, Тула, Архангельск, Вологодск, Ленинград өлкәләрендә Коми, Дагыстан Республикаларында, Саратов, Иркутск өлкәләрендә һәм Бурятия Республикасында хәл катлаулы. Бу төбәкләрдә программа уртача 20% гына үтәлгән», - диде Михаил Мень.
Артта өстерәлүче төбәкләрнең вәкилләре министрга гражданнарны күчерү буенча программаны ел азагына кадәр үтәү өчен хәзер нинди чаралар күрелүе турында сөйләделәр. Киңәшмәдә шулай ук Баш торак инспекторы, министр урынбасары Андрей Чибис та чыгыш ясады, ул барлык җирләрдә аварияле торактан күчерүче кешеләр белән тиешле рәвештә эш алып барылмавы турында җиткерде. «Шул исәптән күп кенә төбәкләрдә җибәрелә торган иң таралган хаталарның берсе – мәгълүмати элмә такталарның булмавы, алар һәр күчерелә торган йортка эленергә тиеш, - дип аңлатты Андрей Чибис. – Кешеләр үзләренең кайчан һәм кая күченәчәген аңларга тиеш. Мәгълүмати элмә такталарның булуы турында ялган хисап тапшырган өчен һәм мониторинглау системасындагы төгәл булмаган хисаплылык өчен төбәкләр финанс җаваплылыгына ия».
Россиянең кешеләрне аварияле торак фондыннан күчерү программасы белән уңышлы гына эшләп килүче төбәкләре арасында Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс Республикалары, Марий-Эл, Мордовия Республикалары, Камчатка крае, Мурманск, Новосибирск, Тамбов, Төмән өлкәләре, Санкт-Петербург һәм Мәскәү бар.
Ведомство башлыгы программа кысаларында торгызылучы торакның сыйфатын аеруча контрольдә тотуның кирәклегенә басым ясады. Гомумроссия халык фронтының эшче төркеменең киңәйтелгән утырышы нәтиҗәсендә махсус реестр булдыру карарына килгән булганнар, әлеге реестрга төзелеш нормаларын бозып төзелгән йортлар кертелә.
Быел июльдән башлап ноябрьгә кадәр реестрга инде 11 төбәк кертелгән – Иркутск, Брянск, Смоленск, Кострома, Мәскәү һәм Вологодск өлкәләре, Тыва Республикасы, Башкортостан һәм Карелия, Еврей автономияле өлкәсе, Алтай крае. Тагын 8 субъект буенча, алар да әлеге реестрга эләгергә мөмкин, тикшерүләр үткәрелә. «Кара исемлек»тә Вологодск, Новосибирск, Тверь, Пенза, Төмән, Свердлау һәм Самара өлкәләрендәге, шулай ук Ставрополь краендагы төзелеш объектлары да эләгергә мөмкин.
Россиянең Төзелеш министрлыгы башлыгы ведомство вәкилләренең даими рәвештә төбәкләргә чыгып тикшерүләр үткәрәчәге турында кисәтте, һәм шулай ук ел азагына кадәр тагын ким дигәндә ике селекторлык киңәшмәсе үтәчәк, анда министрлык җитәкчелеге төбәкләрдәге тикшерүләрнең хисапларын, планлы күрсәткечләрне һәм саннарны чагыштырып карый алачак. «Региональ хакимиятләр гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы буенча хисапларда күрсәтелгән һәр сан өчен җавап бирергә тиеш», - дип ассызыклады ул.