Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында әзерләнгән торак төзелешендә административ процедураларның тулы исемлеге 2014 елның 7 ноябрендә үз көченә керә. Әлеге датадан башлап, торак төзүчеләрдән исемлектә булмаган нинди дә булса процедураны үтүне беркем дә таләп итә алмаячак. Рөхсәт бирүче процедураларның гомуми реестры Россия Төзелеш министрлыгы сайтында һәр процедураны тасвирлап, аны үтүнең срогын һәм бәясен күрсәтеп урнаштырылган.
Министр Михаил Мень, процедураларның тулы исемлегенең гамәлгә керүе төзелештәге административ киртәләрне киметү буенча әһәмиятле адымнарның берсе булып тора, диде. «Ил Президентының Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын арттыру буенча №600 указын үтәп, без административ киртәләрне җимерәбез, төзелеш базарындагы уенның кагыйдәләрен төгәл һәм аңлаешлы итәбез. Бу инвесторларның тоткарлыкларын һәм төзелеш проектларының срокларын киметергә ярдәм итәргә тиеш. Төзүчеләр һәм хакимият органнары өчен бүгеннән яңа чынбарлык башланды: һәр бизнесмен үз эшчәнлекләренә карата җирле хакимиятләрнең таләпләре ничаклы нигезләнгән булуын Тулы исемлек белән чагыштырып, тикшереп карый алачак», - дип ассызыклады министр.
Процедураларның Тулы исемлегенең гомуми саны 220дән 134 кадәр кыскартылган. Һәр конкрет объект өчен ул индивидуаль кирәкле, күләме буенча иң аз процедуралар җыелмасы булачак. Мисал өчен, хәзерге вакытта күпфатирлы йортны төзү өчен (җир кишәрлегенә хокук алудан башлап күчемсез милек объектына хокук теркәүгә кадәр) Россия Федерациясенең аерым субъектларында процедуралар күләме 130га кадәр җитә торган булган, хәзер – яңа исемлек нигезендә – 65 процедурадан артык түгел, җир кишәрлеген комплекслы үзләштерү өчен – 160 булган, хәзер – 100дән артык түгел, индивидуаль торак йорт өчен – 35 булган, яңа кагыйдәләр буенча – 25тән артык түгел.
Кыскартылган процедуралар арасында, мисал өчен, челтәрләрне һәм эчке кайнар су системаларын юдыруга шартнамә төзү; подвалның герметизация актын алу; санитар күзәтчелек хезмәтеннән килештерелгән проект документларын алу, дәүләт төзелеш күзәтчелеге органы таләбе буенча төзелеш материалларына карата экспертиза һәм сынау үткәрү һ.б..
Тулы исемлек күпфатирлы йорт төзелеше проектларына, торак төзү максатларында җир кишәрлеген комплекслы үзләштерүгә, индивидуаль торак төзелешенә, төзелгән территорияне үстерүгә кагыла һәм торак төзелеше проектын гамәлгә ашыруның барлык этапларында кирәкле процедураларны үз эченә ала.
«Процедураларның исемлеген оптимальләштерү эшен без дәвам иттерәбез. Россиянең Төзелеш министрлыгы кызыксынган федераль башкарма хакимият органнары катнашында тулы исемлеккә кертелгән кирәгеннән артык, һәм шулай ук дубляж процедураларны гамәлдән чыгару планын төзеде», - диде Михаил Мень.
Россиянең Төзелеш министрлыгы