2015 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга 12,5 млрд сум акча бүлеп биреләчәк, 11 мең ветеран яңа торакка күченә алачак. Бу хакта 7 ноябрьдә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, Баш дәүләт торак инспекторы Андрей Чибис Үзәк Федераль Округында Президентның вәкаләтләнгән вәкиле каршындагы советның Ярославльдә булып узган “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында”гы утырышында хәбәр итте.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, Президент Указы нигезендә 2008 елдан башлап 2013 елга кадәр 272,9 мең БВС ветераны торак белән тәэмин ителергә тиеш, моның өчен 286, 3 млрд сум акча бүлеп бирелгән. «Агымдагы елда 9 млрд сумга дәүләт тагын 9 мең ветеранга фатирлар сатып алачак. Ә 2015 елда әлеге максатларга 12,5 млрд сум каралган. 11 мең ветеран яңа торакка күченергә тиеш», - диде Андрей Чибис.
Шулар белән беррәттән, Россия Төзелеш министры урынбасары, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнарны исәпкә кую дәвам итә, диде.
Шулай ук Андрей Чибис ветераннарга күрсәтелүче коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү инициативасы белән дә чыгыш ясады. «Аларны торак белән тәэмиин итү генә түгел, ә әлеге торакның сыйфатын да күзәтеп тору әһәмиятле. Ветераннарның су, электр, җылылык, һәм шулай ук боларның барысы өчен дә күпме түләү проблемалары булмаска тиеш – шуңа күрә торак инспекторлары һәр ветеран яши торган шартларны тикшерергә, ә нинди дә булса проблемалар ачыкланганда, аларны тиз арада хәл итәргә тиеш», - дип ассызыклады дәүләт торак инспекторы.