Бүген бөтен дөньяда “Халыкара өлкәннәр көне”н билгеләп үтәләр. Бәйрәм уңаеннан Инспекциядә чәй табыны артында ветераннар очрашты, анда Инспекциядә элегрәк эшләгән хезмәткәрләр катнашты.
Инспекция ветераннарын Инспекциянең Төбәк органы җитәкчесе урынбасары Д.А. Мильгунов котлады. Катнашучыларга хезмәтләре, сабырлыклары һәм түземлекләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде. Пенсионерларга сүнмәс яшәү дәрте, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының җылылыгы һәм мәхәббәте, бәхет һәм иминлек теләнде.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте