Бүген 16 нчы Көзге төзелеш форумы кысаларында “Күтәрткеч корылмалары буенча законнардагы үзгәрешләр һәм биеклектә эшләр башкарганда куркынычсызлыкны оештыру” темасына семинар булып узды. Чараны “Татарстан Республикасының төзүчеләр бергәлеге” СРО РНП оештырды. Семинар ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының төзелеш копмлексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гыймаевның сәламләү сүзеннән башланып китте. Ул республикада төзелеш өлкәсендә җәрәхәтләнү очракларын нульгә калдыру өчен нәрсәләр эшләнгәнлеге турында сөйләде. Чарада ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе, ТР Хезмәт инспекциясе, КДАТУ, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, ведомстволардагы һәм төзелеш оешмаларындагы вәкилләр катнашты.
Семинарда күтәрткеч корылмалар буенча яңа законнар базасы хакында, һәм шулай ук биеклектәге эшләрне оештыру һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Чара тәмамланганнан соң катнашучыларга белем алу турында сертификатлар бирелде.
ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте