“Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә 16 нчы Көзге төзелеш форумы ачылды

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә 16 нчы Көзге төзелеш форумы ачылды, ул “Биналарның һәм корылмаларның инженерлык коммуникацияләре” һәм “Торак” махсуслаштырылган күргәзмәләрен берләштерә.

Тантананы ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ачты. ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, торак, социаль яктан әһәмиятле булган объектлар төзелеше турында сөйләде. Ирек Фәйзуллин үсеш нокталарын, җитештерүләрне һәм сыйфатлы төзелеш материалларын куллануны билгеләп узды.

Күргәзмәгә әзерлек кысаларында “Күргәзмәләрнең иң яхшы продукты” конкурсы үткәрелдеҗиңүчеләргә бүген Гран-При дипломнары тапшырылды: “Төзүдә, реконструкцияләүдә, реставрацияләүдә заманча технологияләр” номинациясендә - “Волга” комбинаты” ҖЧҖ, Красноярск ш.;  «Инженерлык челтәрләре: су, җылылык, газ, электр белән тәэмин итү, җилләтү, кондиционирлау» - «Аква-ресурс» ҖЧҖ, Можга ш.; «Төзелеш конструкцияләре» номинациясендә тәкъдим ителгән Фальцев түбә япмасы өчен “Казан Корыч профильләре” ҖЧҖен диплом белән бүләкләделәр.

Дипломнарны тапшырганнан соң, ТР төзелеш министры Ирек Фәйзуллин, “ТР коммуналь предприятиеләре берлеге” РООР Директорлар советы рәисе Абрек Хәйруллин һәм “ТР төзүчеләр бергәлеге” СРО РНП президенты Рим Хәлитов 16 нчы төзелеш форумына старт биреп, кызыл тасманы кистеләр.

Форум кысаларында Россиянең 21 шәһәреннән  76 предприятие һәм оешма үзләренең үзебездә һәм чит илдә төзелеш индустриясе өчен җитештерелгән эшләнмәләрен, материалларын, җайланмаларын һәм технологияләрен тәкъдим итә.


ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International