1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

«Халыкара өлкәннәр көне» ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтеләИсегезгә төшерәбез, әлеге бәйрәм 1990 елның 14 декабрендә булдырыла, БДБ Генераль Ассамблеясы аның инициаторы була.

Әлеге бәйрәмнең 1982 елда кабул ителгән Картаю проблемалары буенча Вена халыкара гамәлләр планының дәвамы булды дип әйтергә мөмкин. Ә 1991 елда өлкәннәргә карата БДБ принциплары кабул ителә.

Икенче Бөтендөнья ассамблеясы барышында Сәяси декларация һәм Халыкара гамәлләр планы кабул ителә. Алар җәмәгатьчелекнең өлкәннәргә булган карашын үзгәртергә ярдәм итте дип ышанып әйтергә мөмкин. Әлеге чарада беренче тапкыр дөньяның төрле илләрендәге хакимнәр картаю проблемалары мәсьәләләрен өйрәнә. Өлкән кешеләрне эш белән тәэмин итү, аларга медицина ярдәмен күрсәтүне яхшырту, кертемнәрен арттыру, социаль тәэминатын яхшырту проблемалары карала. Әлеге яшь төркемендә күпчелекне тәшкил итүче өлкән хатын-кызлар проблемаларына зур игътибар бирелә. Билгеле булганча, бөтен дөньяда хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы ирләрнең уртача гомер озынлыгыннан зуррак. Моннан тыш, дөньяда өлкәннәрнең күбәюе аларның җәмгыятьтә тоткан ролен һәм, тулаем алганда, аларга булган карашны да яңадан карап ачыклау бурычын китереп тудырды.

Кабул ителгән резолюциянең төп әһәмиятле пунктларыннан берсе - өлкән кешеләр җәмгыятьне үстерүгә үзләреннән өлеш кертә ала. Шуңа күрә алар мондый мөмкинлектән мәхрүм ителмәскә тиеш.

Өлкәннәр көнен иң элек Европада гына билгеләп үтәләр, соңрак ул АКШта да барлыкка килә. Ә үткән гасырның 80 еллары азагында әлеге бәйрәм дөньяның башка илләрендә дә билгеләп үтелә. Скандинавия илләрендә аны аеруча зур күләмдә оештыру гадәткә кергән.

Россиядә 1992 елда Югары Совет президиумының махсус «Өлкән кешеләрнең проблемалары турында»гы карары кабул ителә, анда БДБ киңәшләренең әһәмиятлелеге нигезендә 1 октябрь Өлкәннәр көне итеп игълан ителә. Әлеге карарда хөкүмәткә Халыкара өлкәннәр көненә багышлап чаралар үткәрү, моны координацияләү өчен махсус комиссия оештырырга тәкъдим ителә.

Өлкән кеше көнеякты һәм күңелгә ятышлы бәйрәм, анда без әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны аеруча зур игътибар белән уратып алабыз. Бу бәйрәм бүген бик тә әһәмиятле, чөнки ул өлкәннәрнең хәзерге заманда булган күпсанлы проблемаларына игътибар итү мөмкинлеген бирә.

Быел Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Инспекциядә пенсионерларның тантаналы очрашуы күздә тотыла.


dipo.murman.ru, www.inmoment.ru, ТР ДТКИ матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International