2014 елның алты аенда Татарстанның дәүләт хакимияте органнарына коррупция һәм хезмәт урыныннан законсыз файдалану очраклары буенча 45 мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек аз. Бу хакта республиканың социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова хәбәр итте.
«Җирлекләрдә үз проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек тапмаган яки башка ниндидер сәбәпләр аркасында гражданнар республика дәрәҗәсенә — президент һәм республика хакимияте аппаратына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр», — дип аңлатты ул.
Нәтиҗәдә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында ТР ПАна биш министрлыктагы һәм ведомстводагы вазыйфаи затларга карата 7 шикаять кергән. Ике һәм аннан да артыграк шикаять хаты Арча, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Саба, Спас муниципаль районнарындагы һәм Казан шәһәрендәге вазыйфа затларга карата. Тагын 15 муниципаль берәмлектәге вазыйфаи затларга карата бер мөрәҗәгать буенча коррупция очрагы турында хәбәр ителгән.
Татарстан буенча ЭЭМ белешмәләренә караганда, карап тикшерелгән чорда коррупцион характерлы 403 хокук бозу очрагы ачыкланган. 108 очрак хезмәт ялганына, 137 очрак ришвәтчелеккә, 89 очрак вазыйфаи вәкаләтләрдән законсыз файдалануга, 54 очрак вазыйфаи вәкаләтләрне арттырып җибәрүгә карый. Татарстанда вазыйфаи хокук бозуларны ачыклау дәрәҗәсе буенча Питрәч, Тукай һәм Балык Бистәсе районнары алдынгы булып санала.
Коррупцион хокук бозулар өчен 135 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Алар арасында 13 хезмәткәр Татарстанның сигез министрлыгыннан һәм ведомствосыннан, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарыннан 12 хезмәткәр. Татарстанның 12 муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәткәрләрне җинаять эшенә тарту очраклары теркәлгән.
«Социологик сораштыруларның нәтиҗәсендә респондентларның 60%ы законнарны катгыйландыруны коррупциягә каршы көрәштә иң нәтиҗәле һәм тәэсирле чара дип саный. Шуңа күрә коррупциягә каршы көрәштә ришвәтчелек очракларын ачыклап кына калмыйча, эшне соңгы инстанциягә җиткерү дә мөһим», — дип ассызыклады Семенова.
ИА REGNUM хәбәр иткәнчә, коррупция очраклары турындагы гаризаларның саны азаюга да карамастан, Татарстандагы вәзгыять тотрыклы булып кала бирә. Төгәл бер ел элек Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә булып узган коррупциягә каршы көрәш советының чираттагы утырышында соңгы ярты елда гына да ришвәтчелекнең 237 очрагы ачыкланганлыгы, федераль ведомстводан 11 дәүләт түрәсенең һәм 47 муниципаль хезмәткәрнең төрле дәрәҗәдәге җаваплылыкка тартылуы турында хәбәр ителде. Әмма рәсми статистикага караганда, республика карамагындагы ведомство хезмәткәрләре ришвәтчелектә тотылмаган.