Хезмәт сагы өлкәсендәге контроль кысаларында 2014 елның башыннан бирле Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан 764 тикшерү үткәрелгән. Хезмәт сагы кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу өчен гомуми суммасы 14 млн. 531 мең сумлык 394 карар чыгарылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында булып узган республика киңәшмәсендә төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, ел башыннан бирле республикада барлыгы 1 млн 639,3 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык максатның 68,4% ын тәшкил итә.
Фәйзуллин җентекләп киткәнчә, Татарстанда социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 228,6 мең кв. метрлы 3,9 мең фатирга исәпләнгән 89 йорт төзелгән.
Арендалы торак программасы буенча 14,1 мең кв. метрлы 40 йорт тапшырылган. Барлыгы исә 2014 елда әлеге программа планнары буенча 52 торак йорт төзү планлаштырылган.
Быел 309 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк. Бу максатларга 317,1 млн сум бүлеп бирелгән, аның 233,7 млн сумы – республика бюджетыннан, 83,4 млн сумы - федераль бюджеттан субсидия, дип хәбәр итә ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте.
info.tatcenter.ru