Ел башыннан бирле Казанда 8 яңа балалар бакчасы ачылган. Моннан тыш, шәһәрнең Киров районында Жуков урамындагы 120 урынлык балалар бакчасы капиталь төзекләндерелгән. Шулай ук агымдагы елда эшләп торган мәктәпләрдә 300 урынга өстәмә 15 төркем булдырылган. Бу хакта бүген Казан мэриясендә булып узган эшлекле дүшәмбедә хәбәр иттеләр.
Шулай ук Казанда тагын 6 балалар бакчасы ачылырга тора, төзелеп ятучы калган 11 мәктәпкәчә учреждение 90-95%ка әзер.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елда төбәкара мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программасы буенча Казанга 2,3 млрд сум акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә шәһәрдә 30 яңа балалар бакчасы төзеләчәк, ә 15 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә өстәмә төркемнәр булдырылачак. Шулай итеп, Татарстан башкаласында балалар бакчаларына булган чират 4620 урынга кимиячәк.