Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча 5 миллионнан артык квадрат метр торак тапшырачак. Статс-сәркатип, Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Плутник 16 сентябрь көнне Казанда программаны Идел буе округында гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде.
Россиянең Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, Идел буе округында 14 субъектның 13е “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча килешүне имзалаган инде. Бирелгән мәгълүматларга караганда, программа кысаларында алар 5,1 миллион квадрат метр торак төзиячәкләр. Аның 1,5 миллион квадрат метры Татарстанда торгызылачак. Программа кысаларында торак тапшыруның игълан ителгән күләме буенча республика округта лидер һәм ил буенча икенче урынны алып тора.
Өч субъектта: Татарстан Республикасында, Пермь краенда һәм Самара өлкәсендә, программаны гамәлгә ашыру буенча җир кишәрлекләрен, төзүчеләрне һәм проектларны сайлап алу эшләре башланды.
Хәзерге вакытта РФнең 54 субъекты “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча өчьяклы килешүгә кул куйган инде. Игълан ителгән мәгълүматларга караганда, алар 2017 ел азагына кадәр 17,54 миллион квадрат метр торак төзиячәкләр.
Идел буе федераль округында “Россия гаиләсе өчен торак” программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә шулай ук ТКХ Фонды генераль директоры урынбасары Светлана Кузнецова һәм “Торак төзүне финанслау агентлыгы” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Шелковый катнашты.
Исегезгә төшерәбез, “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча 2017 ел азагына кадәр торак буенча күчемсез милек тапшыруга карата элегрәк җиткерелгән күләмнәргә өстәмә рәвештә 25 миллион квадрат метр эконом-класслы торак төзү планлаштырыла. Программаны гамәлгә ашыру механизмы төзүчеләргә җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итүдә ярдәм итүне күздә тота. Шулай ук мондый торак аукционнарда фиксацияләнгән бәядән: 1 квадрат метры өчен базар бәясенең 80% артмаган күләмдә, әмма 30 мең сумнан да кыйммәтрәк булмаган бәядән сатылачак.
Россиянең Төзелеш министрлыгы