“Россия гаиләсе өчен торак” программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча округ киңәшмәсе булып узды

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Россия Федерациясенең Идел буе федераль округында “Россия Федерациясе гражданнарын сатып алырга мөмкин булган һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасы кысаларында “Россия гаиләсе өчен торак” программасын гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – статс-сәркатип А.А. Плутник рәислегендә киңәшмә булып узды.

Киңәшмәдә “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында норматив-хокукый актларны эшләү һәм башкаруның вакытларын үтәү мәсьәләләре, һәм шулай ук әлеге программа кысаларында торак тапшыру буенча игълан ителгән күләмнәрне арттыру мөмкинлеге хакында сөйләштеләр.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В. Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, Торак төзелешен үстерүгә теләктәшлек буенча федераль фондның генераль директоры А.А.Браверман, “Торак төзелешен финанслау агентлыгы” ААҖ генераль директоры А.Н.Шелковый, һәм шулай ук Идел буе федераль округындагы субъектларның башкарма хакимиятләре вәкилләре катнашты.

2014 елның 16 сентябреннән башлап, Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе гражданнарын сатып алырга мөмкин булган һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасы кысаларында “Россия гаиләсе өчен торак” программасын гамәлгә ашыру өчен җир кишәрлекләрен, төзүчеләрне, торак төзү буенча проектларны сайлап алу игълан ителде.

 3 октябрьдә әлеге сайлап алуларның нәтиҗәләре билгеле булачак. Октябрь ае урталарыннан башлап Татарстан Республикасында яшәүчеләр “Россия гаиләсе өчен торак” программасында катнашу буенча  АИЖК агентлыгына гаризалар тапшыра алачак.

РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Александр Плутник: "Округ буенча барлык субъектларның да күрсәткечләре яхшы, әмма Татарстан бигрәк тә аерылып тора. Биредә бер квадрат метры 30 мең сумнан торак мисалы бар. Һәм бу яхшы мисал. Татарстан - әлеге программаны гамәлгә ашыруның лидерларыннан берсе». 

Программада барлыгы Россиянең 12 төбәге катнаша. Татарстан Республикасында 2017 елның 1 июленә кадәр бер миллион ярым квадрат метр эконом-класслы торак тапшырылачак


ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International