Хезмәт сагы өлкәсендәге контрольлек кысаларында 2014 ел башыннан бирле Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан 714 тапкыр тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклауның кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 13 млн 611 мең сумлык 374 карар чыгарылган.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында булып узган республика киңәшмәсе барышында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барча муниципаль районнары белән видеоэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елның 12 сентябренә карата республикада 1 млн 594,3 мең кв метр торак (еллык планның 66,5%ы) кертелгән, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 103,1% тәшкил итә.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү мәсьәләсенә җентекләбрәк тукталды.
Социаль ипотека программасы буенча республикада гомуми мәйданы 214,9 мең кв метрлы 3 мең дә 708 фатирга исәпләнгән 87 йорт тапшырылган.
Арендалы торак программасына килгәндә, 2014 елда гомуми мәйданы 52 мең 913 кв метр булган 52 торак йорт төзү планлаштырыла. Бүгенгә гомуми мәйданы 14 мең 131 кв метр булган 40 йорт файдалануга тапшырылган.
2014 елда 309 ятим баланы торак бина белән тәэмин итү планлаштырыла. Әлеге максатларга 2014 елда 317 млн 135 мең сум акча каралган, шул исәптән ТР бюджетыннан – 233 млн 730 мең сум, федераль бюджеттан субсидияләр – 83 млн 406 мең сум.
2014 елның 12 сентябренә 58 торак бина кадастр исәбенә куелган, аларның 49ы буенча документлар җыелмасы ДТФ буенча милекчелек хокукын теркәү өчен Росреестр Идарәсенә тапшырылган.
Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү буенча төзү-монтаж эшләре барлык 53 объектта да тәмамланган.
Ирек Фәйзуллин шулай ук универсаль спорт мәйданнарын төзү программасы, фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАП) төзү программасы, табиблык амбулаторияләрен капиталь төзекләндерү һәм муниципаль районнарда универсаль спорт мәйданчыкларын төзү турында да сөйләде.
Социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру һәм киләсе елга булган планнар турында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) башкарма директоры Тәлгать Абдуллин сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җылыту сезоны башлануга һәм җылылык җибәрүгә әзерлек мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирергә кушты.