Лаеш районы үсештә

2014 елның 12 сентябре, җомга

Кичә  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лаеш районының Сокуры авылында фельдшер-акушерлык пунктын (ФАП) ачу тантанасында катнашты һәм капиталь төзекләндерелгән Мәдәният йортын карады, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Сокуры авылындагы ФАП ике – Сокуры һәм Обухово авылларына хезмәт күрсәтә, аларда җәмгысе 1100 кеше яши. ФАП ярдәмендә хәзер авылда яшәүчеләргә беренче медицина ярдәмен алу өчен район үзәгенә барып йөрисе булмаячак. Авылда профилактик караулар һәм флюорография тикшеренүләре үткәрелә.

ФАП ачу тантанасында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев республика җитәкчелегенә авыл инфраструктурасын үстерүдәге актив сәясәте – ФАП, полициянең участок вәкаләтлеләре өчен булдырылган административ-торак комплекслар, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының һәм башка иҗтимагый әһәмиятле объектларның капиталь төзекләндерелеше өчен рәхмәтен җиткерде.

Шулай ук күптән түгел Сокурыда капиталь төзекләндерелгәннән соң күпфункцияле үзәк ачылды, анда авыл клубы, китапханә һәм авыл җирле башкармасының офисы урнашкан. Фәрит Мөхәммәтшин, объектны караганнан соң, аның зурлыгының райондагы мәдәният йортлары белән чагыштырып булырлыгына игътибар итте. Ул авыл МЙ җитәкчелегенә авылның мәдәни тормышын тотрыклы итүдә уңышлар теләде.

Соңрак Лаештагы күпфатирлы йортта 27 фатир ачкычын яңа хуҗаларга тапшыру тантанасында парламент башлыгы районда файдалануга тапшырылучы торак күләменең югары күрсәткечле булуын билгеләде.

Юбилей урамындагы 81 номерлы йорт Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту һәм социаль ипотека программалары буенча төзелгән. Район үзәгендә тагын өч күпфатирлы йорт төзелә.

«Республика җитәкчелегенең, Президентыбызның социаль юнәлешле сәясәте ярдәмендә тотрыклы үсеш курсын саклап була, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстан – Россиянең динамикалы төстә үсеш алучы төбәкләре арасында беренче бишлектә».

Эшлекле сәяхәте барышында Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Лаеш районында урнашкан светоид яктырткычларын эшләп чыгаручы “Ферекс” ҖЧҖ предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. Коллективта 50 кеше, заводның мәйданы – 2 мең кв. метр. Ул Идел буенда мондый төр продукцияне җитештерүчеләр арасында иң зурысы булып санала, пландаелына 120 мең берәмлек әзер продукция чыгару.

Бу көнне районның Мәдәният йортында район активы – төрле тармак, һәм шулай ук территориаль һәм участок сайлау комиссияләре вәкилләре җыелды.

Фәрит Мөхәммәтшин Лаеш районында яшәүчеләргә республиканы үстерүнең биш еллык планы турында сөйләде, ул халык җыеннарында кешеләрнең мөрәҗәгатьләре һәм тәкъдимнәре нигезендә “Бердәм Россия” партиясе белән формалаштырыла.

Район башлыгы Михаил Афанасьев үз чиратында Лаеш районының 2014 елның гыйнвар-июль айларында республиканың муниципаль берәмлекләре арасында Татарстан һәм Әлмәт районыннан кала өченче урынны алып торуын әйтеп узды. Районда төрле җитештерү мәйданнары, 25 фермерлык хуҗалыгы эшли.

Соңрак журналистларга биргән әңгәмәсендә парламент җитәкчесе Лаеш авыл хуҗалыгы районының традицион рәвештә җитештерү мәйданнарын җәелдерүдә сизелерлек уңышларга ирешүен билгеләде. «Аның территориясендә тиешле коммуникация уңайлылыклары булган урыннарда сәнәгать мәйданнарының барлыкка килүе сөендерә һәм бу муниципаль хакимият тырышлыгы», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


rt-online.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International