PROESTATE-2014 форумының беренче көнендә “Шәһәрләр – тартым ноктасы” пленар дискуссиясе узды, анда төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень чыгыш ясады.
Дискуссия барышында Михаил Мень 44-ФЗ номерлы Федераль законга (“Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарларны, эшләрне, хезмәтләрне сатып алу өлкәсендәге контракт системасы турында”) төзәтмәләр кертү турындагы планнар хакында әйтте, әлеге төзәтмәләр “Россия гаиләсе өчен торак” программалар кысаларында муниципаль торак төзү базарындагы торышны сизелерлек күләмдә үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, министр президентның елына торак төзү динамикасын 100 млн. кв. метрга кадәр торак арттыру бурычын йөкләвен дә билгеләп үтте. Әлеге вәзгыятьтә тоткарлап торучы төп фактор — җирләрне комплекслы төзү өчен инженерлык ягыннан әзер территорияләрнең булмавы. Шуңа күрә “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында инвесторларга тышкы челтәрләрне әзерләү мөмкинлеге бирелә, ә аннан соң АИЖК механизмы аша әлеге инфраструктураны кв. метры өчен 4 мең сумнан сатып алырга мөмкин булачак. Михаил Мень сүзләреннән аңлашылганча, элек таякның юан башы төбәкләр җилкәсендә булган, хәзер исә җирле бюджетларның андый мөмкинлеге юк.
Сессиядә шәхси-дәүләт партнерлыгы мәсьәләләре хакында актив сөйләшү булды. Дискуссия спикерлары бердәм фикергә килде: әлеге өлкәдә актив функцияләү өчен федераль дәрәҗәдәге законнар бик кирәк, ул чакта “инвесторлар өчен ныклы платформа булачак”. Әлеге этапта, нибары җирле закон чыгару инициативалары гына булганда, шәхси-дәүләт партнерлыгы принципларыннан Татарстан, Себер, Ямал-Ненец АО, Мәскәү һәм Ленинград өлкәсе кебек нибары берничә төбәк кенә файдалана ала.
Татарстан тәҗрибәсе барысыннан артыграк кызыксыну уята, анда муниципаль һәм региональ хакимиятләрнең көйләнгән эше нәтиҗәсендә үзара йогынтыны җайга салу мөмкин булган, бу исә проектны гамәлгә ашыруны сизелерлек дәрәҗәдә гадәтиләштерергә мөмкинлек биргән. «Универсиада безгә аеруча ярдәм итте. Яңа транспорт чишелешләре барлыкка килде, күп кенә архитектура һәйкәлләре реставрацияләнде һәм нәтиҗәдә шәһәр яшәү өчен иң уңайлысы дип танылды», — дип билгеләп үтте Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин.
Ленинград өлкәсендәге тәҗрибә дә кызыклы, бу хакта Ленинград өлкәсенең төзелеш буенча вице-губернаторы Георгий Богачев сөйләде. Ленинград өлкәсендә торак төзелеше бик актив алып барыла, биредә “салымга алмашка балалар бакчалары” формуласын уңышлы кулланалар. Нәтиҗәдә муниципалитетлар яңа микрорайоннарда тулысынча әзер булган социаль инфраструктурага ия була.
Әмма сессиядә капма-каршы фикерләр дә яңгырады. Төбәкләр тарафыннан инвесторларны эзләүгә кагылышлы хәлләр турында “Корин Холдинг” директорлар советы рәисе Андрей Бриль чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, инвесторга “процент түләргә кирәк булмаган озын акчалы кешегә” караган кебек караудан туктарга кирәк. “Төбәкләрдә безгә шәхси сәнәгать инвесторлары һәм инфраструктурага инвесторлар, һәм шулай ук территорияләрне комплекслы үзләштерү проектларына акча бирергә әзер булган кешеләр аеруча кирәк”, — диде Бриль әфәнде.