“Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында Татарстанда 2017 елга кадәр 1,5 млн. кв. м торак төзү планлаштырыла. Бу хакта Казан ДСК заводына сәяхәте барышында ТР төзелеш министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт программасы кысаларында төзүчегә бер квадрат метр өчен 4 мең сум исәбеннән инженерлык инфраструктурасы төзелешенә ярдәм итү күздә тотыла. Шул ук вакытта бер квадрат метрның бәясе 30 мең сум тирәсендә булырга тиеш. Программа өчен акча җәлеп итү механизмын булдыру күздә тотыла, аның өчен АИЖК механизмы эшкә җигеләчәк.
“Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында АИЖК ярдәмендә федераль үзәк инфраструктура объектларын финанслау өчен 20 еллык инфраструктура облигация заемнарын чыгарырга уйлый.
Россиянең яңа төзелеш министрлыгы алдында глобаль мәсьәлә тора: “уртача керемле гаиләләр” өчен 2017 елга кадәр 25 млн. кв. метр торак төзеп тапшырырга.