Рөстәм Миңнеханов Питрәч районындагы яңа “Тургай” балалар бакчасында һәм төзекләндерелгән авыл мәдәният йортында булды

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Питрәч районына булган эшлекле визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шәле авылындагы “Тургай” балалар бакчасында булды.

Яңа балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән, аны бик кыска вакыт эчендә төзегәннәр – объект 2014 елның февралендә башланган. Бинаның гомуми мәйданы - 1,8 мең кв. метр
Татарстан Республикасы Президенты һәм аны озата барган кунаклар яңа “Тургай” балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты
Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров республика җитәкчелегенә авылның социаль проблемаларына игътибар иткәннәре өчен, ә төзүчеләргә – сыйфатлы торгызылган объект өчен рәхмәтен җиткерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бүген авылда яңа балалар бакчасының, яңа мәдәният йортының һәм авыл халкының тормышы өчен кирәкле булган башка объектларның төзелүен билгеләде. Ул республикадагы барлык социаль программаларны гамәлгә ашыруның дәвам иттереләчәген раслады
Аннан соң кунаклар биш бала төркеме, музыка һәм спорт заллары, логопед кабинеты, медицина блогы, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәләре урнашкан бинаны карады. Балалар бакчасы тирәли биш спорт-уен мәйданчыгы корылган. Бакчада инглиз теленә өйрәтү, балаларда рәсем ясау, музыка, бию-ритмика сәләтен үстерү кебек өстәмә белем бирү хезмәтләрен оештыру планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов Шәледә авыл мәдәният йортын карады, аңа капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелгән булган. Объектта түбә алмаштырылган, бинаның фасады яңартылган, тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылган, эчке инженерлык челтәрләре монтажланган, тышкы төзекләндерү эшләре башкарылган, реконструкция эшләренең бәясе 36 миллион сумга төшкән.
Татарстан Президенты башкарылган ремонтның сыйфатын бәяләде, тамаша залына күз салды, анда Әтнә дәүләт драма театры репетициясе бара иде, ә аннан соң спорт залын һәм китапханәне карап чыкты.
Исегезгә төшерәбез, Шәледәге әлеге бина - күпфункцияле объект - 400 утыру урынына исәпләнгән. Биредә шулай ук Шәле авыл җирлеге хакимияте, почта филиалы, китапханә, авыл мәдәният йорты һәм спорт залы урнашкан. Түгәрәкләрдә һәм клуб оешмаларында (хореография, театр, фольклор, рәсем ясау сәнгате, вокал, спорт) дәресләр үткәрелә
П
итрәч муниципаль районына булган эшлекле сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасарыТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Газпром трансгаз Казан ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар озата йөрде.


ТР Президентының матбугат хезмәте, Елена Бритвина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International