РФ Шәһәр төзелеше кодексына проект документлары экспертизасын камилләштерү мөмкинлеген бирүче үзгәрешләр кертеләчәк

2014 елның 26 августы, сишәмбе

15 сентябрьдә хакимияткә кертелергә тиешле “РФ Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы яңа федераль законны, тулаем алганда, экспертлар хуплады. 26 август көнне Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министр урынбасары Наталья Антипина җитәкчелегендә инвестиция климатын яхшырту һәм төзелеш тармагында административ киртәләрне бетерү буенча эшче төркем киңәшмәсе булып узды.

Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Наталья Антипина сүзләренә караганда, Шәһәр төзелеше кодексындагы үзгәрешләр, һәм шулай ук 15 сентябрьгә әзерләнәчәк 1070 нче һәм 217 нче номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына төзәтмәләр проект документларына һәм инженерлык тикшеренүләре нәтиҗәләренә дәүләти булмаган экспертиза үткәрүгә хокукына экспертларны аттестацияләү, оешмаларны аккредитацияләү механизмнарын камилләштерү буенча эшнең беренче этабын төгәлләячәк.

Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелгәннән соң экспертлар эшчәнлегендәге юнәлешләрнең исемлеге үзгәрәчәк, һәм шулай ук проект эшчәнлегенең һәм инженерлык тикшеренүләре нәтиҗәләренең дәүләти һәм дәүләти булмаган экспертизасы бәяләмәләренең Бердәм дәүләт реестры булдырылачак, ул Интернет челтәрендә урнаштырылачак. Төзүгә рөхсәтләр биргәндә уңай бәяләмә бирүче юридик затларның аккредитациясе һәм бу бәяләмәләрне имзалаган экспертларның аттестациясе  булу-булмавы тикшереләчәк.

Төзәтмәләр буенча, экспертларны аттестацияләү Россиянең Төзелеш министрлыгы вәкилләре, эксперт берләшмәсе – илкүләм проектчылар, эзләнүчеләр берләшмәләре әгъзалары катнашында уздырыла. Проект документларына һәм тикшеренү эшчәнлегенә карата экспертиза бәяләмәләрен раслау өлкәсендә эксперт өчен кимендә 10 ел һәм башка эшчәнлек юнәлешләрендәге экспертлар өчен кимендә 7 еллык минималь  стаж күләмен билгеләргә тәкъдим ителә. Моннан тыш, эксперт тарафыннан сыйфатсыз бәяләмә әзерләгән өчен җаваплылык билгеләнә: әгәр дә ике ел дәвамында экспертизага карата таләпләрне бозып бәяләмә әзерләүнең бер яки аннан да күбрәк очрагы ачыкланса, һәм әлеге бозулар тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булса, ул вакытта экспертның аттестаты гамәлдән чыгарыла. Кабат аттестациягә эксперт өч елдан да иртәрәк өмет итә алмаячак. 

Дәүләти булмаган экспертизаны үткәрү хокукына аккредитацияләнгән затларның эшчәнлеген контрольдә тоту вәкаләтләрен Аккредитация буенча федераль хезмәткә (Росаккредитациягә) бирергә тәкъдим ителә, аның  территориаль органнары һәм контрольлеккә югары класслы белгечләрне җәлеп итү мөмкинлеге бар.  Шулай ук Росаккредитация аккредитация эшчәнлеген туктатырга, суд карары буенча экспертларның аттестатларын бетерү турындагы тәкъдимнәр белән чыгарга, экспертларның эшчәнлеге белән кызыксынучы затларның шикаятьләрен карап тикшерергә мөмкин. Аккредитация критерийларын бозу, техрегламентларның таләпләренә туры килми торган уңай экспертиза бәяләмәләрен бирү, һәм шулай ук техрегламентларга тулысынча туры килгән очракта уңай экспертиза бәяләмәсен бирмәү очраклары аккредитацияне тартып алуга нигез була ала.

Дәүләти булмаган экспертизаны үткәргән өчен түләү тәртибе, аккредитация критерийлары, экспертизаны үткәрү буенча мәгълүмати ачыклык буенча чаралар закон белән билгеләнә. Коррупциягә каршы көрәш кысаларында, юридик затларга проект документларын һәм тикшеренү эшчәнлеген экспертизалау эшчәнлеген объектларны проектлау, төзү, капиталь төзекләндерү һәм реконструкцияләү, һәм шулай ук төзелеш материалларын җитештерү буенча эшчәнлек белән бер үк вакытта башкару мөмкин түгеллеге турында карар кабул ителгән.

Ел азагына кадәр башка норматив-хокукый актларга проектларның һәм инженерлык тикшеренүләре экспертизасын тагын да нәтиҗәлерәк итәчәк төзәтмәләр, шул исәптән дәүләти һәм дәүләти булмаган экспертиза эчтәлегенә һәм тәртибенә карата яңа таләпләр турында, бирелгән эксперт бәяләмәләренең бердәм реестрын формалаштыру һәм алып бару турында яңа документлар кабул ителәчәк. “Без зур эш башлап җибәрдек, ул Россиядәге экспертиза институтын камилләштерергә тиеш”, - диде Наталья Антипина.


Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International