2014 елның 1 сентябре Азнакай тарихына яңа заманча мәктәп ачылу тантанасы буларак кереп калачак. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Мәктәп районның яңа төзелешләр өлешендә - көньяк-көнчыгыш микрорайонында урнашкан. Быел биредә 96 фатирга исәпләнгән 144 фатирлы торак йортның беренче чираты файдалануга тапшырылачак, тагын “Татнефть” ААҖ хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы буенча 90 фатирлы торак төзелеше бара. Микрорайонда 7 меңнән артык кеше яши, болар нигездә яшь гаиләләр, шуңа күрә балалар бакчасы да һәм мәктәп тә биредә бик кирәк.
Узган елда “Тамчыкай” балалар бакчасы сафка бастырылды, ә 1 сентябрьдә 365 укучы бала яңа белем йортына аяк басты, аларның 56сы – беренче сыйныф укучылары. Педагогик коллектив белән берлектә 115 укучы бала бирегә Азнакайның беренче мәктәбеннән күчерелгән, шуңа да яңа белем бирү учреждениесе 1 нче санлы булачак.
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Татарстан Президентына районга һәр яклап ярдәм иткәне һәм даими игътибары өчен рәхмәтен җиткерде.
Быел гына да республика бюджетыннан райондагы авылларны су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләүгә 15 млн. сум, фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерүгә – 0,5 млн. сум, 4 мәктәпне капиталь төзекләндерүгә – 64,2 млн. сум, алты спорт мәйданын коруга 8,7 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Чалпы һәм Актүбә амбулаторияләрендә 4 миллион сумлык яңарту эшләре башкарылган. Республика ярдәмендә быел Күктәкә авылында - ФАП, Мәндәйдә яңа клуб ачылды. Шулай ук 35 күпфатирлы йортта 90 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре бара.
Марсель Шәйдуллин кыска вакыт эчендә белем-тәрбия бирү комплексын төзегән “Арслан” җәмгыяте эшчеләренә рәхмәтен җиткерде.
Татарстан Президенты укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны Белем көне белән тәбрикләде. Ул республикада балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең бик күп төзелүе, һәр тармакта нефтьчеләрнең ярдәме зур булуы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәпкә интерактив җайланма сатып алуга сертификат бүләк итте.
Символик ал тасма киселгәннән соң Татарстан башлыгы һәм башка кунаклар уку сыйныфлары, мәктәпнең ашханәсе, актлар һәм спорт заллары, китапханәсе, уку залы, бассейны белән танышып чыктылар. Яңа комплекста шулай ук озынайтылган көн төркемнәре белән башлангыч мәктәп, 44 урынлы 3 йокы бүлмәсе, педагог-психолог, табиб, стоматолог кабинеты, 5-11 сыйныфта укучылар өчен лаборатория, кулинар ашханә, слесарь һәм тегү остаханәләре каралган. Мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы корылган.
Кунаклар биредә инновацион технологияне кулланып белем бирү, техник иҗат, спорт һәм сәнгать белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булуын күрделәр.
«1936 елда төзелгән 1 номерлы мәктәп бүген яңа өйгә күченде. Без бик дулкынланабыз. Әлеге белем учагы – безнең теләкләрнең тормышка ашуы», - диде яңа мәктәп директоры Гүзәл Муллагалиева.
Заманчалыкның бөтен таләпләренә җавап бирә торган әлеге бинаны төзүгә республика бюджетыннан 203 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Җиһазлар сатып алуга, укыту кабинетларын һәм остаханәләрне тәэмин итүгә 14 миллион тирәсе чыгым, ашханәне җиһазлауга 3 миллион 700 мең сум тирәсе тотылган.
Мәктәп территориясендә Татарстан Президенты кулы белән утыртылган агач та үсәчәк.