Уку елы башына Татарстанда 2014 елда капиталь төзекләндерү программасына кертелгән барлык мәктәпләр дә төзекләндерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында атна саен видеокиңәшмә режимында узучы киңәшмәдә әйтелде. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үзенең докладында хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республиканың барча 45 муниципаль районында белем бирү учреждениеләрен – 159 мәктәпне капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Төзелеш-монтаж эшләре 100 процентка үзләштерелгән. «Барлык мәктәпләр дә уку процессына әзер», - диде И.Фәйзуллин.
Башкарылган эшләрдән 2014 ел программасының гомуми 2,5 миллиард сумыннан 1,8 миллиард сумлык акт кабул ителгән.
Балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру программасы турында сөйләгәндә, ул булган барлык объектларның да капиталь төзекләндерелеше һәм реконструкциясе буенча барча эшләрнең төгәлләнүен хәбәр итте. Яңа төзелешкә килгәндә, барча объектларда да диярлек төп төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән, тиешле җиһаз-җайланмаларны эшкә җиңү, көйләү эшләре, Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе биргән җитешсезлекләрне бетерү һәм башкарма документларны рәсмиләштерү эшләре алып барыла. Уртача алганда республика буенча яңа төзелеш объектлары буенча ТМЭ 91 процентка башкарылган, 2 атна эчендәге динамика 15 процент тәшкил итә.
Кайбер балалар бакчаларында гына яңгырлар аркасында территорияләрне төзекләндерү эшләре сузыла. Шуңа да карамастан, объектларны тапшыру август-сентябрь айларына планлаштырылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне капиталь төзекләндерү, балалар бакчаларын төзү буенча эшләрнең сыйфатын җитди контрольдә тотарга һәм ачыкланган кимчелекләрне оператив рәвештә бетерергә кушты.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов