Төзелеш министрлыгы торак төзелеше тармагындагы процедураларны гадиләштерәчәк

2014 елның 29 августы, җомга

Төзелеш министрлыгы торак төзелеше тармагындагы килештерүләрнең һәм процедураларның санын киметергә тәкъдим итә. Хәзерге исемлектән, ким дигәндә, 24 процедураны алып ташлаячаклар, ә калганнарын гадиләштереп, берләштерәчәкләр.

Хәзерге вакытта торак төзелеше тармагындагы процедуралар исемлегендә 134 пункт бар. Аларның санын 85кә кадәр киметергә тәкъдим ителә. Кирәгеннән артык булган һәм кабатлана торган процедураларны бетергәннән соң бу мөмкин булачак. Яңа исемлек 2014 елның 7 ноябрендә үз көченә керә һәм Россия Төзелеш министрлыгы сайтында бастырылачак.

Хөкүмәтнең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, исемлек җир кишәрлегенә карата хокук алуга, инженерлык-техник тәэминат челтәрләренә ялгануга, архитектура-төзелеш проектлавына, объектларның төзелешенә һәм реконструкциясенә, аларны эксплуатациягә тапшыруга һәм төзелгән объектка карата хокукны теркәүгә бәйле процедураларны да үз эченә алачак.


Mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International