Рөстәм Миңнеханов: «Быел гына да бөтен республика буенча без 56 балалар бакчасы төзиячәкбез»

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Бүген Баулы районының Кызыл Яр авылында балалар бакчасын ачканда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “республикадагы яхшыра барган демографик хәлнең яңа мәктәпкәчә учреждениеләрне төзүне таләп итүен” билгеләп узды.

“Быел гына да бөтен республика буенча без 56 балалар бакчасы төзиячәкбез, – дип хәбәр итте ул. – Белем бирүуңышлы киләчәкнең нигезе, һәм шуңа күрә Татарстан җитәкчелеге алга таба да балалар өчен шартлар тудырачак”.

Яңа 50 урынлы “Каенкай” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү буенча республика программасы нигезендә төзелгән.

Шулай ук Кызыл Ярда Миңнеханов авылда туучылар арасыннан иң атаклы  татар шагыйре Фәнис Яруллин музеенда булды. Баулы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин Баулы үзәгендә шагыйрьгә һәйкәл урнаштыру планнары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, һәйкәл әзерләүдә “Татнефть” генераль директоры Наил Мәганов ярдәм күрсәтергә сүз биргән, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Президентның Кызыл Ярга эшлекле визитының тагын бер пункты булып полиция вәкаләтлесе өчен терәк пункты белән берләштерелгән яңа йорт булды.

Моннан соң Миңнеханов Баулы районындагы актив белән очрашуда катнашты.


business-gazeta.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International