Россиянең Төзелеш министрлыгы РФ субъектларына “Россия гаиләсе өчен торак” программасын гамәлгә ашыру буенча чаралар планын юллады

2014 елның 19 августы, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Россия гаиләсе өчен торак” программасын раслаган карары нигезендә төбәкләр берникадәр норматив-хокукый актларны расларга тиеш. Шул исәптән, бу программаны гамәлгә ашыруда катнашучы җир кишәрлекләрен, төзүчеләрне һәм торак төзелеше проектларын сайлап алу тәртибен дә. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектлары программа кысаларында эконом класслы торак сатып алуга хокукы булган граждан категорияләренең исемлеген, һәм шулай ук мондый хокукка ия булган гражданнарның исемлеген җирле үзидарә органы тарафыннан формалаштыру тәртибен һәм реестрга кертелгән гражданнарның җыелма реестрын алып бару тәртибен расларга тиеш. Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан төбәкләргә ярдәм күрсәтү максатында методик киңәшләр һәм мондый норматив-хокукый актларның проектлары эшләнде.

Программаны гамәлгә ашыруны нәтиҗәле мониторинглау өчен Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан хисаплылык формасы эшләнгән, аның буенча төбәкләр тиешле мәгълүматларны Россиянең Төзелеш министрлыгына 2014 елда ай саен һәм 2015-2017 елларда квартал саен тапшырып торачак.

Төбәкләрнең җитәкчеләренә шулай ук программаны гамәлгә ашыруда вазыйфасында төбәк җитәкчесе урынбасарыннан да түбәнрәк булмаган җаваплыларны, һәм шулай ук башкарма хакимиятнең җаваплы вәкаләтле төбәкара органын  билгеләү йөкләнгән.

Россиянең Төзелеш министрлыгы АИЖК һәм РЖС фонды белән берлектә видеоэлемтә режимында РФнең барлык субъектлары белән дә киңәшмәләр сериясен үткәрергә планлаштыра. Бу, тулаем алганда, һәр төбәктә программада катнашучылар – һәр регион өчен төзелгән эконом класслы торак тапшыру буенча билгеләнгән күрсәткечләр нигезендә программаны гамәлгә ашыру барышын даими контрольдә тотарга, мониторингларга мөмкинлек бирәчәк. 


Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International