Төзелеш министрлыгында төзелеш тармагындагы хезмәт сагы мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында төзелеш тармагында хезмәт сагы мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы булып узды. Киңәшмә министр урынбасары А.С. Әхмәтшин җитәкчелегендә узды.

Киңәшмәдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, Дәүләт торак күзәтчелеге, “ ТР ТИТИ” ДБУ, ҮКО РНП “ТР төзүчеләр бергәлеге”, “Евростиль” ҖЧҖ, “Акташ” ҖЧҖ вәкилләре һ.б. катнашты.

Киңәшмәдә төзелеш тармагындагы хезмәтне саклау мәсьәләләре турында сөйләштеләр, һәм шулай ук төзелеш оешмаларында алынган җәрәхәтләнү очракларын анализладылар.

Оешмалар хезмәтне саклау өлкәсендә алып барыла торган һәм алар тарафыннан төзелеш эшләрен башкарганда җәрәхәтләнү очракларын булдырмый калу өчен булдырылган чаралар турында җиткерделәр.


ТР Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International