”Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында торак тапшыру күләме буенча башка төбәкләр арасында Краснодар крае лидер булып тора, анда 2017 елга кадәр эконом-класслы 1,95 млн кв метр торак төзеп тапшыру планлаштырыла. Аннан кала Татарстан Республикасы – 1,5 млн кв. метр торак һәм Иркутск өлкәсе – 1 млн кв. метр торак. Бу хакта Россия Төзелеш министрлыгы хәбәрендә әйтелә, ведомствода әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча регионнар белән беренче 16 килешү имзаланган. Әлеге исемлектә шулай ук Севастополь шәһәре, Волгоград, Чиләбе, Тула, Воронеж, Калуга, Пенза, Архангельск, Тамбов, Ярослав, Новосибирск, Киров өлкәләре, һәм шулай ук Чечен Республикасы да бар. Торак ипотека кредиты буенча агентлыкны /АИЖК/ финанслаучы регионнар эконом класслы торак төзелешен инженерлык-техник комплекс белән тәэмин итәргә тиеш булачаклар. Әлеге төбәкләрдә программа буенча гомуми торак төзелеше 2017 ел азагына кадәр 8,4 млн кв метр тәшкил итәчәк. Барлыгы исә программада катнашу өчен Россиянең 58 регионы гариза тапшырган, алар буенча эконом-класслы гомуми торак төзелеше 18,3 млн кв метр тәшкил итә. Төбәкләр исемлеге әле тулы түгел, ул РФ субъектлары теләге белән үзгәртелергә мөмкин. “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча 2017 ел азагына кадәр элегрәк планлаштырылган торак төзелешенә өстәмә 25 млн кв метр торак төзеп тапшырырга кирәк булачак. Мондый торакның бер квадрат метры 30 мең сумнан югары булмаган бәядән сатылачак.
Программаны гамәлгә ашыру механизмы АИЖКның 1 кв. метрга 4 мең сумга кадәр күләмдәге инфраструктура облигацияләре ярдәмендә төзүчеләргә җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итеп, ярдәм итүне күздә тота. Программадан уртача керемле 500 мең тирәсе гаилә файдаланыр дип күзаллана.