Төзелеш тармагындагы Еврокодлар һәм аларга тиешле булган Илкүләм кушымталар Россиядә инде киләсе елда ук ирекле кулланып карау рәвешендә гамәлгә ашырыла башларга мөмкин, диелә РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгының матбугат релизында.
Анда сишәмбе көнне ведомство башлыгы Михаил Меньның министр урынбасары Елена Сиэрра, тармактагы һәм Росстандартның алдынгы экспертлары катнашында төзелеш өлкәсендә Россия һәм Европа стандартларын гармонияләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрүе турында әйтелә.
"Россия базары Европа инвесторлары һәм төзелеш компанияләре өчен ачык булырга тиеш. Моның өчен без төзелеш өлкәсендә Россия һәм Европа законнарының үзара каршылыкларын бетерергә тиешбез ", - диде М.Мень.
Матбугат релизында Еврокодларны киң куллану өчен 2016 елның 1 гыйнварына кадәр тәҗрибә чоры кирәк булуы искәртелә.
Экспертлар мәгълүматларына караганда, Еврокодларны гамәлгә ашыру Россия проектчыларының эшендә берникадәр авырлыклар тудырырга, ә бу аларның чит ил белгечләре алдында көндәшлек өстенлекләреннән мәхрүм итәргә мөмкин.
"Үз чиратында, евростандартларда ирекле “хәрәкәт итүче” Европа архитекторлары һәм проектчылары эшләрендә үзләре өчен аңлаешлы булган һәм күнегелгән технологияләрдән һәм төзелеш материалларыннан файдаланачаклар. Бу безнең илдә җитештерелүче материалларга ихтыяҗны киметергә мөмкин," - диелә ведомство хәбәрнамәсендә.
Министр урынбасары Е. Сиэрра фикеренчә, аның сүзләре матбугат релизында китерелә, Еврокодларны ирекле куллану әлеге каршылыкларны хәл итәргә ярдәм итәчәк: төзелеш тармагы бүген камилләшә барган Россия стандартларыннан да, шул ук вакытта Европаныкыннан да файдалана алачак.
Хәбәрдә бүгенге көндә 58 Еврокод күрсәтелүе турында әйтелә, алар Росстандартта теркәлгән, Европаның стандартлаштыру буенча CEN/CENELEK комитеты белән хезмәттәшлек итү турында кул куелган, әлеге килешү нигезендә Россия территориясендә Еврокодларны тарату һәм куллануга бәйле принциплар, кагыйдәләр, тәртипләр һәм чикләүләр билгеләнә.
"Еврокодның һәркайсына илкүләм кушымта булдырыла, ул безнең илдә проектлау һәм төзүнең үзенчәлекләренә ярашлы рәвештә нормативларны тәгаенли. Мисал өчен, Россиядә конструкцияләрнең иминлегенә карата булган таләпләрнең Европа белән чагыштырганда югарырак булуы мәгълүм. Бүгенгә тиешле 1877 документ әзерләнгән инде, аларны килештерү эшләре башкарыла," - диелә матбугат релизында.