Төзелеш министрлыгы гражданнарны аварияле торактан күчерүнең яңа формаларын эшли

2014 елның 18 июле, җомга

Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы 2012 елның 1 гыйнварыннан соң аварияле дип танылган торакта яшәүче гражданнарны күчерү буенча чаралар комплексын әзерләде, аның нигезендә мондый аварияле торактагыларны күчерү буенча яңа формалардан файдалану тәкъдим ителә, дип сөйләде Россия Төзелеш министрлыгының ТКХ, энергияне саклау һәм энергиянәтиҗәлелекне үстерү департаменты директоры Оксана Демченко.

Ул 2017 елның сентябренә кадәр Россиядә гамәлдә булган программалар нигезендә 2012 елның 1 гыйнварына кадәр аварияле дип танылган 11,365 млн кв. м. торакның ликвидацияләнергә тиешлеге турында искә төшерде. Ә 2012 елның 1 гыйнварыннан соң шундый дип танылган торактагыларны күчерү өчен өстәмә чаралар комплексы эшләнгән, аларда күченә торган гражданнарны торак хокуклары белән тәэмин итүнең яңа механизмнары карала.

“Мохтаҗ булган гражданнар торакны нигездә социаль яки коммерцияле булмаган найм буенча ала алачак”, - дип хәбәр итте Оксана Демченко, Ярославльдә 16-18 июль көннәрендә булып узган аварияле торактан күчерү мәсьәләләренә багышланган Бөтенроссия селектор семинарында чыгыш ясап.

Шулай ук аварияле йортлардагы биналарның милекчеләренең торак-төзелеш кооперативына берләшү мөмкинлеге булачак, алар шул нигездә аварияле торак урынында яңа торак төзергә яисә үз йортлары астындагы кишәрлекне сатарга мөмкиннәр, дип тә өстәде Төзелеш министрлыгының ТКХ департаменты директоры.

Шулай итеп, 2012 елның 1 гыйнварыннан соң аварияле дип танылган йортлардан күчергәндә торак белән тәэмин итүдә фатирлардагы милекчеләрнең берничә вариант арасыннан сайлап алу мөмкинлеге булачак, диде Оксана Демченко.

 

Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International