Төзелеш министрлыгы 2014 елның беренче яртыеллыгында аварияле торактан күчерү буенча йомгак ясады

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

2014 елның гыйнвар-июнь айларында аварияле торак фондыннан күчерү программасы беренче яртыеллыкның максатчан күрсәткеченнән 99,2% ка үтәлгән, дип хәбәр итте Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибис 14 июль көнне “Россия өчен” халык фронты” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең “Көндәлек тормыш сыйфаты” эшлекле төркеме утырышында.

Ул 2014 елның беренче алты аенда 569,9 мең кв.м. аварияле торактан 39,93 мең кешенең күчерелгәнлеген әйтте. Чагыштыру өчен, 2013 ел буена (шул исәптән рәсмиләштерү стадиясендә) 346,4 мең кв. м. мәйданлы аварияле йортлардан 22,99 мең кеше күчерелгән.

Андрей Чибис әйтүенчә, 2014 елның өченче кварталы йомгаклары планы буенча 1,15 млн. кв. м. аварияле торакта яшәүчеләр күчерелергә тиеш, аларда бүген 84,8 мең кеше яши. Бу еллык максатчан күрсәткечтән 40%.

Шул ук вакытта 5 төбәктә - Кабарда-Балкар Республикасында, Марий Эл Республикасында, Тамбов һәм Төмән өлкәләрендә, шулай ук Мәскәүдә - елның максатчан күрсәткечләренә инде ирешелгән, дип билгеләп үтте министр урынбасары.

"Хәзерге вакытта аварияле торак күчерү процессы ничек барганын исәпкә алганда, 2017 елга кадәр әлеге мәсьәлә тулысынча һәм сыйфатлы башкарылыр дип өметләнергә җирлек бар, - диде Андрей Чибис. – Бу ярты елда гына да узган елга караганда 1,5 тапкырга күбрәк күчерелде. Программаның үтәлешен халык өчен үтәкүренмәлерәк итү максатында без җирле хакимиятләргә һәр аварияле йортка элмә такта эләргә куштык, анда күчерү вакыты һәм торакчылар күченәчәк яңа йортның адресы күрсәтелгән. Шулай итеп кешеләр үзләренең булачак торакларының төзелешен контрольдә тота алачак".

 

 Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International