Чаллының Яшьлек микрорайонында төзелеш тулы куәтенә бара

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Чаллы шәһәренең Яшьлек микрорайонындагы торак йортларны һәм этемле канализация коллекторын төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Чараны төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гыймаев үткәрде. Киңәшмәдә ТРның Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Башкарма комитет, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе, “Чаллы су каналы” ЯАҖ, “Фон” ЯАҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә йортларны һәм коллекторны төзү мәсьәләләре каралды. Чыгышлар барышында Чаллыда йортларны төзү эшләренең ахырына таба якынлашуы билгеле булды, күп кенә йортларны инде куллануга тапшырырга әзерлиләр.

Этемле канализация коллекторын төзү эшләре көчәйтелгән режимда башкарыла, коллекторны төзү буенча эшләрнең факттагы күләмен 2014 елның 1 августына хәтле тәмамларга уйлыйлар.

Торак йортларны һәм канализация коллекторын 2014 елның дүртенче кварталында тапшырырга планлаштыралар.


ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International