Быел мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында Чаллыда 8 гомумбелем учреждениесе яңартылачак. Төзекләндерүнең гомуми суммасы – 302 млн. 490 мең сум. Автокалада мәктәпләрнең капиталь төзекләндерелешенә Яңа ел бәйрәме үтүгә - 4 гыйнвар көненнән башлап, кышкы каникул чорында керештеләр. Инде бүген үк мәктәпләрдә тәрәзә блокларын, ишекләр кую, җылыту, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системаларын төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Идәннәрдәге линолеум алына, аның урынына плитка җәелә.
Фәрһәд Латыйпов өч мәктәптә булды. “№3 УБМ” МББУ да Башкарма комитет җитәкчесенә башкарылган эшләр буенча тулы хисап тапшырдылар. Хәзерге вакытта ГЭСтагы мәктәптә түбәне төзекләндерү эшләрен төгәллисе калган, җилләткечне алмаштырырга кирәк. 43 ел эчендә беренче тапкыр мәктәптә азык-төлек блогы – кыздыра торган казаннар, электр казаны алмаштырыла, яңа сантехника, юынгычлар куела, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системалары алмаштырылган.
№27 УБМда төп төзекләндерү эшләреннән янга калдырылган акчага генподрядчылар ашханә бүлмәсендәге түбәне яңартырга, авышлыкларны буярга, химия кабинетында ремонт ясарга планлаштыра. Хәзер мәктәптә 3225 кв. м. мәйданда түбәне төзекләндерү эшләре бара. 19 кабинетта ремонт эшләре төгәлләнгән, 10 кабинетта эшләр дәвам итә, калган 19 кабинет подрядчыларны көтә.
№23 мәктәптә эшләр төгәлләнгән диярлек. Капремонт программасы буенча билгеләнгән эшләрнең барлык 8 төре дә 15 июльгә бетәргә тиеш.