РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Федерация Советында ведомство эше буенча хисап тотты

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень 25 июнь көнне Хөкүмәт сәгате кысаларында РФ Федераль Җыелышының Федерация Советында ведомствоның төзелеш тармагы буенча хисап тотты, һәм шулай УК РФ субъектлары вәкилләренең сорауларына җавап бирде.

Үзенең чыгышында министр Михаил Мень торак төзелеше тармагында административ киртәләрнең кимүе, “Россия гаиләсе өчен торак” программасын гамәлгә ашыру һәм илдәге аварияле торак фондын бетерү турында сөйләде.

“Россия гаиләсе өчен торак” программасында катнашу өчен 58 РФ субъекты гариза тапшырды, бу 18,3 млн. кв. м. торак тапшыруны тәэмин итәчәк. Әмма төбәкләрнең исемлеге тулы түгел әле”, - диде Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы. Министр сүзләренчә, әлеге күрсәткеч Төзелеш министрлыгы алдында торган бурыч белән тиңләштерерлек. 2017 ел азагына кадәр алдан ук планлаштырылган күчемсез торак милкенә өстәмә 25 млн. кв. метр эконом-класслы торак төзеп тапшырырга кирәк. Мондый торак, бәясе буенча, квадрат метры өчен 30 мең сумнан кыйммәтрәк булмаска тиеш, программа нигезендә аны 460 мең гаилә сатып ала алачак, алар өчен бүген базар бәясеннән торак сатып алуы мөмкин түгел.

Аварияле торак фондын бетерү программасы буенча 2014 елның 1 сентябренә кадәр 11,365 млн. кв. торакта яшәүчеләрне күчерергә кирәк, аларда бүген 777 мең кеше яши. “Алда торган бурычларны үтәү өчен акча суммаларының гомуми күләме барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлар хисабына 312,8 млрд. сум тәшкил итә”, - диде Михаил Мень.

Әмма бу 2012 елның 1 гыйнварына аварияле дип танылган торак фондына гына кагыла. Тик, төзелеш министры хәбәр иткәнчә, 2012 елның 1 гыйнварыннан соң аварияле дип танылган торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча чаралар комплексы ведомствода инде эшләнә.

Боларга өстәп, Төзелеш министрлыгы башлыгы гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча төбәкара программаларны өстәмә федераль финанслауны арттыру буенча РФ Хөкүмәте тарафыннан карар кабул ителгәнлеге турында да әйтеп узды. “Әлеге максатларга федераль бюджетка ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фондына өстәмә рәвештә 34,6 млрд. сум акча бүлеп бирлде”, - диде министр. 


Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International