Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттәге үз-үзен тотышына карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын көйләү буенча комиссия утырышы

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Бүген Инспекциядә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттәге үз-үзен тотышына карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын көйләү буенча комиссия утырышы булды.

Комиссиядә Инспекция башлыгының беренче урынбасары И.Н. Плюснин рәислегендә юридик бүлек башлыгы Н.А. Курневич, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Р.М. Ихсанова, төзелеше тәмамланган объектларны кабул итү тәртибен күзәтү буенча бүлек башлыгы А.З. Нургалиева, бәйсез экспертлар: “АБАДА” Фәнни-интеграция берләшмәсенең Фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, ф.ф.к. Л.К. Сафиуллин, техник фәннәр докторы, профессор В.С. Изотов, Инспекция каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Р.Ф. Фатикова һәм комиссия сәркатибе, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Л.М. Осипова катнашты.

Комиссия утырышында аерым дәүләт хезмәткәрләренә керемнәре, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында 2013 ел өчен тулы булмаган белешмәләр тапшыру мәсьәләсе каралды.


ТР ДТК матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International