Киңәшмәдә Россиянең ЮНЕСКО каршында Париж шәһәрендәге Даими вәкиллеге киңәшчесе Константин Волков һәм Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, Татарстан Республикасының Тарих һәм мәдәният ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашты. Делегация составында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТРның Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, “Д.С.Лихачев исемендәге Россия табигый һәм мәдәни мирас фәнни-тикшеренү институты” директоры Павел Юдин, ЮНЕСКО кафедрасының шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев бар.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Катар дәүләте, Доха шәһәре
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе беренче катта торак булмаган биналар булган күп катлы паркингның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә. Объект түбәндәге адрес буенча урнашкан: Татарстан Республикасы, Чаллы ш., ЗЯБ бистәсе, «Междуречье» Күпфункцияле торак комплексы.