Бүген подрядчы оешмалар белән “Алабуга” махсус икътисадый зонасының инфраструктура объектлары төзелеше мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмәне “Алабуга” МИЗда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Л. Аляшев үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Заказчы вәкилләре – “Алабуга” МИЗ” ААҖ һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП проект институты вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында 2014 елның 11 июнендә бик зур энергетика объекты – РП – 1,2 бүлү подстанциясен файдалануга тапшыруга рөхсәт алынуы турында искәртелде. Әлеге подстанция 110/10 кВ йөкләнешле электр тогын киметә торган подстанцияләргә һәм алга таба резидентларга йөкләнеш бирелә торган чылбырның төп боҗрасы булып тора.
Киңәшмә барышында комплекслы аренда торагы объектлары: инглиз телен тирәнтен өйрәнүле махсуслаштырылган мәктәп, МИЗ белгечләре өчен торак йорт, су алу җайланмасы, һәм шулай ук “Алабуга” МИЗ территориясендә урнашкан объектларның: “Синергия” индустрия паркының һәм башкаларның төзелеше турында сөйләштеләр. Заказчы тарафыннан коттедж бистәсен файдалануга тапшыруга әзерлек мәсьәләләренә зур игътибар бирелде.
“Алабуга” МИЗ объектларында барлык эш төрләрен башкару өчен “Камгэсэнергострой” ААҖ генподрядчысы тарафыннан 29 субподрядчы оешма җәлеп ителгән, эшчеләрнең гомуми саны – 492 кеше. Агымдагы ел башыннан бирле барлыгы 735,7 млн. сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылган, шул исәптән июньдә – 36,05 млн. сум.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча «Камгэсэнергострой» ААҖ, аның бүлендек һәм субподрядчы оешмаларына килештерелгән җитештерү графикларыннан калышырга ярамаганлыгы турында кисәтелде, махсус эш төрләрен, тышкы төзекләндерү һәм территорияне яшелләндерү эшләрен башкаруны, һәм шулай ук Заказчыга ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүне тизләтү киңәш ителде.
Объектта шулай ук Татарстан Республикасының Торак төзелешен күзәтү инспекциясе эше оештырылган, СМР сыйфатлы башкарылуын күзәтү, башкарылган эшләрне кабул итү һәм башкарма-техник документларны тикшерү эшләре алып барыла.