2017 елга кадәр Татарстан «Россия гаиләсе өчен торак» программасы буенча 1,5 млн. кв. м. файдалануга тапшырырга планлаштыра

2014 елның 17 июне, сишәмбе

Төзелеш министрлыгы “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында торак төзүдә катнашырга теләк белдергән төбәкләрнең исемлеген раслады. Тиешле боерык аның башлыгы Михаил Мень тарафыннан 27 майда имзаланган. 2017 елның 1 июленә Татарстан программа кысаларында 1,5 млн. кв. м. торак тапшырырга планлаштыра.

Кабарда-Балкар Республикасы (1,987 млн. кв. м), Краснодар крае (1,952 млн. кв. м) һәм Адыгея Республикасы (1,51 млн. кв. метр) барысыннан да күбрәк торак төзергә һәм тапшырырга планлаштыра. Татарстан бу исемлектә дүртенче урында. Иң азы — 25 әр мең кв. метрны Алтай һәм Әстерхан өлкәләре төземәкче була.

“Россия гаиләсе өчен торак” программасы РФ Хөкүмәте тарафыннан 2014 елның 5 маенда расланды. 2017 ел азагына кадәр илдә эконом класслы өстәмә 25 млн. кв. м. торак төзеп тапшырылырга тиеш. Дәүләт төзүчеләргә инфраструктураның 1 кв. метрына 4 мең сум исәбеннән инженерлык инфраструктурасы төзелешендә матди ярдәм күрсәтәчәк. Төзүче исә, үз чиратында, торакны 1 кв. метры өчен 30 мең сумнан кыйммәт булмаган яисә, ул кимендә 30 мең сум бәяләнгән очракта, төбәктәге уртача базар бәясенең 80% дәрәҗәсендәге бәягә сатарга тиеш.

Торакны махсус категория гражданнары яисә муниципалитетлар сатып алырга мөмкин, әгәр дә ярты ел дәвамында бу хәл гамәлгә ашырылмаса, төзүче торак белән эш итү мәсьәләсен үзенчә хәл итә ала.


business-gazeta.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International