Бүген Чаллыдагы берьюлы 5 яңа балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе үз эшен башлап җибәрде. Тантаналы ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Үзенең Автошәһәргә булган сәфәре барышында ТР Президенты “Яшьлек” микрорайонындагы 108 нче яңа балалар бакчасын карады. Әлеге бакча, бүген ачылган башка тагын 4 бакча кебек үк, федераль бюджеттан финанс ярдәме алып балалар бакчасын төзү буенча республика программасы нигезендә төзелгән. 260 урынлык бакчаны төзү 138,4 млн сумга төшкән, шул исәптән 105 млн сумы – республика бюджеты суммалары һәм 33,4 млн сумы – РФ бюджеты хисабына.
Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасында булды, нәни балалар белән аралашты, аннан соң актлар залына үтте, анда тагын бүген ачылачак яңа 4 бакча белән видеоэлемтә оештырылган иде. 107 нче балалар бакчасыннан ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин объектның файдалануга тапшырылуы турында хәбәр итте. 41 нче балалар бакчасыннан туры элемтәгә вице-премьер – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыкты. Ул садикка 71 миллион сумлык капиталь ремонтның югары сыйфат белән башкарылуын әйтте. 110 нчы балалар бакчасында туры элемтәдә вице-премьер – Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады, ул балалар бакчасының тулысынча комплектацияләнүе һәм файдалануга әзер булуы турында җиткерде. Ниһаять, 109 нчы балалар бакчасыннан ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова элемтәгә чыкты.
108 нче балалар бакчасының үзендә Чаллы шәһәре мэры Васыйл Шәйхразиев чыгыш ясады. Ул шәһәрдә берьюлы 5 балалар бакчасының моннан 35 ел элек, 1979 елда гына ачылган булуы турында әйтте. Шәһәр башлыгы ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрына, төзүчеләргә сыйфатлы һәм тиз башкарылган эш өчен, һәм шулай ук яңа балалар бакчасы торгызылуны күзәтеп торучы ата-аналарга рәхмәтен җиткерде. Барлык чаллылылар исеменнән Васыйл Шәйхразиев ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка да рәхмәт белдерде.
Р.Миңнеханов үзенең чыгышында агымдагы елда Чаллыда барлыгы 8 балалар бакчасы ачылачагын әйтте. «Балаларыбызга тиешле мәктәпкәчә белем бирү – безнең бурыч, - диде Президент. – Безнең киләчәк – безнең балаларда».
Ул 108 нче балалар бакчасы өчен интерактив белем бирү комплексына сертификат тапшырды һәм шундый ук сертификатларның бүген ачылачак башка бакчаларга да җиткереләчәген хәбәр итте.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов