Быел Казанда 25 мәктәп төзекләндереләчәк

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

2014 елда Казанда 25 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак, дип хәбәр иттеләр бүген шәһәр мэриясендә булып узган “Эшлекле дүшәмбе”дә. Быелның гыйнвар аенда булып узган конкурс нәтиҗәләре буенча, капиталь ремонтның генподрядчылары булып "Ремонтстройсервис" ЯАҖ һәм "Татлизинг" ДУП танылган.

ТР Хөкүмәте карары нигезендә, мәктәпләрнең капиталь ремонты кысаларында ремонт эшләренең 8 төре башкарылачак. 20 мәктәптә түбә яңартылачак, 21 бинада – тәрәзәләр алмаштырылачак, 20 бинада керү төркемнәре төзекләндереләчәк, 21 бинада – эчке ишекләр алмаштырылачак, 22 бинада -  санузелларга, 23 мәктәптә - эчке инженерлык коммуникацияләренә (суүткәргеч, канализация, җылыту системасы), 19 мәктәптә - фасадларга, 17сендә - фасадларны яңгыр суларын саклагыч җайланмаларга ремонт ясалачак.

Хәзерге вакытта эшләрнең яртысы диярлек башкарылган. Барлык объектларда диярлек тәрәзәләр алмаштырылган, түбә алмаштыру эшләре алып барыла.

Мәктәпләрнең капремонт программасы инде өченче ел рәттән гамәлгә ашырыла. 2 ел эчендә шәһәрдә 30 яшьтән олырак булган 63 мәктәп төзекләндерелгән, бу программага кертелгән мәктәпләрнең 47 %ын тәшкил итә. 5 елга исәпләнгән программа нәтиҗәләре буенча Казандагы 30 елдан артык төзелгән барлык 133 мәктәпкә дә ягъни аларның гомуми саныннан 78%ына “икенче тормыш” биреләчәк.


prokazan.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International