2014 елның 28 мартыннан “Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территориясен чистарту буенча санитар-экология икеайлыгын үткәрү турында”гы №576-р Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарын үтәү максатында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе, 2014 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр, төзелеш өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләренең тиешле санитар-экологик торышын һәм төзелеш мәйданнарындагы төзелеш калдыкларының калдыкларны урнаштыру объектларына үз вакытында чыгарылуын нәтиҗәле контрольдә тоту буенча планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздыра.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, төзелеш калдыклары әйләнә-тирә мохиткә дә, кешеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. Мондый калдыкларны җыеп тоту һава атмосферасын, туфракны, җир асты һәм җир өсте сулыкларын пычрата. Чүплекләр шулай ук янгыннар килеп чыгуга да сәбәпче булырга һәм кешедә аллергия, астма һ.б. күренешләрне барлыкка китерергә мөмкин.
Бүген, санитар-экология икеайлыгын үткәрү кысаларында, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм санитар иминлек өлкәсендәге законнарның таләпләрен бозган өчен 2 885 мең сумлык 96 беркетмә төзелгән.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте