Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень 3 июнь көнне Мәскәүдә булып узган торак төзелешен үстерү буенча II Бөтенроссия киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә Россиянең 62 төбәгеннән 900 тирәсе кеше, шул исәптән 350дән артык төзүче вәкилләре катнашты.
Төзелеш министры төзелеш тармагындагы проблемаларны чишү юлларын эзләүдә Россия төзүчеләренең, өлкәара хакимиятләрнең һәм профессиональ берләшмәләрнең катнашу әһәмиятлелегенә басым ясады. Ул шулай ук министрлыкның төзүчеләрдән аларның үз эшчәнлекләрендә очраша торган авырлыклар турында тулы мәгълүмат җиткерүләре яклы булуын да әйтеп узды.
«Торак төзелешендәге ике төп каршылык комплекслы төзү өчен тышкы инженерия челтәрләре белән корылган буш җирләрнең булмавына һәм карарларны кабул итүдә элеккеге кебек һаман да бюрократия киртәләренең күп булуына бәйле», - диде Михаил Мень.
Аның сүзләренә караганда, беренче проблеманы хәл итү өчен “Россия гаиләсе өчен торак” программасы эшләнгән, аның нигезендә 2017 ел азагына кадәр Россиядә эконом-класслы 25 миллион квадрат метр төзеп тапшыру планлаштырыла. Шул ук вакытта, дип өстәде министр, программа кысаларында дәүләт төзүчеләргә ярдәм итеп торачак, алар торгызган инженерлык инфраструктурасын Ипотекалы торак кредиты агентлыгы механизмнары ярдәмендә сатып алачак.
«Әлеге программаның рәсми төстә старт алуы июльдә, Төзелеш министрлыгының беренче коллегиясе утырышында көтелә. Программада катнашуга 44 төбәк гариза тапшырган инде», - диде федераль министр.
Төзелеш тармагындагы эшмәкәрлек климатын яхшыртуга килгәндә, Россия Федерациясе Хөкүмәте торак төзелеше тармагындагы административ процедураларның тулы исемлеген раслады, дип хәбәр итте министр.
Исемлекне булдыру өстендә эшләгәндә торак төзелешендәге килештерүләрнең гомуми саны 220дән 134 процедурага кадәр киметелгән. Моннан тыш, алга таба исемлектән тагын 40 пунктны төшереп калдыру планлаштырыла, дип искәртте Михаил Мень.
Типлаштырылган проект документлары буенча хокукый базаны камилләштерү максатларында Төзелеш министрлыгы Шәһәр төзелеше кодексына һәм биналарның һәм корылмаларның техник куркынычсызлыгы регламентына үзгәрешләр кертү турында федераль закон проекты эшләде, дип тә өстәде министр. Шул ук вакытта проектларның дәүләти булмаган экспертизасына карата таләпләрне катгыйландыру, Төп дәүләт экспертизасы филиалларын киңәйтү өстендә эш алып бару, һәм шулай ук бу ведомствода электрон документ әйләнешенә күчү планлаштырылуы хакында да искәртте министрлык башлыгы.