Cанитар чистарту икеайлыгы барышында Казан территориясеннән 290 мең кубометр чүп чыгарылган

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр узган санитар-экологик икеайлык барышында 290 мең кубометрдан күбрәк төрле калдыклар Казан территориясеннән  полигоннарга чыгарылган. Бүген бу хакта шәһәр мэриясендә булып узган эшлекле дүшәмбедә җиткерделәр.

Шәһәрне чистартуда 150 меңнән артык кеше һәм 5 мең берәмлектән артык техника катнашкан.

Ике айда урамнарның хәрәкәт итүче 20 миллион квадрат метр өлеше чистартылган, юл буйларындагы 17 миллион квадрат метрдан артык җирдә тәртип урнаштырылган, предприятиеләрнең биналарына янәшә торган 600 мең квадрат метрдан артык территория тәртипкә китерелгән.

Моннан тыш, торак секторда 3,8 мең ишегалды пөхтәләндерелгән, 430 чүп әрҗәсе төзекләндерелгән.

Гомуми мәйданы 245 гектар булган 127 парк, сквер чүптән арындырылган. 2 мең тирәсе агач һәм 2,2 куак утыртылган.


Tatcenter.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International