Казанда яңа “Салават күпере” микрорайонына нигез салынды, тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР башкаласы мэры Ильсур Метшин катнашты. Республика башлыгы тантанадан фотоларны, шулай ук кайбер тулырак мәгълүматларны үзенең микроблогында бастырып чыгарган, дип хәбәр итә хөкүмәтнең матбугат хезмәте.
- 1,4 миллион квадрат метрлы, 19 мең фатирга исәпләнгән яңа “Салават күпере” районына нигез салынды. Вакыты - 4-5 ел, 1нче чираты - 6300 фатир, - дип искәртте матбугат хезмәте вәкиле.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк хәбәр ителгәнчә, “Салават күпере” районының территориясе 360 гектар булачак. Ул Казанның Осиново бистәсе тирәсендә урнашачак. Халкы 50 мең кешегә җитәр дип фаразлана. Уртача тыгызлык гектарына 161,3 кеше тәшкил итәчәк. Территориядәге гомуми торак мәйданы 1,5 млн. кв. метр булачак (беренче чиратта — 830 мең. кв. метрдан артыграк). 18 катлы торак йортлар торгызу планлаштырыла. Шулай ук спорт, мәдәни-күңел ачу һәм ашыгыч ярдәм станцияле бина объектлары да планлаштырылган.
Барлыгы исә “Салават Күпере”ндә 22 мәктәпкәчә тәрбия һәм 7 гомумбелем мәктәбе төзеләчәк. Булачак хуҗаларның автомобильләре күпяруслы парковкаларда урын алачак, аларда 13 800 машина урыны булдырылачак. Шулай ук 5 мең машиналык парковкалар да каралган.